“Инвалид” билгесе астында машинасын калдырган 21 азнакайлы җаваплылыкка тартылган
Хокук бозган мондый кешеләргә 5 мең сум штраф каралган
Шәһәребездә инвалидларга машиналарын кую өчен аерым урыннар билгеләнгән. Әмма Азнакайда мондый билгеләргә игътибар итмичә, машиналарын әлеге урыннарга куеп китүчеләр дә юк түгел.
– Ел башыннан районыбызда машиналарын инвалидлар өчен билгеләнгән аерым урыннарга куеп киткән 21 азнакайлга беркетмә төзелеп, алар административ җаваплылыкка тартылды, – ди район ЮХИДИ бүлеге начальнигы Ренат Гайнетдинов.
Мондый очракларны ачыклау нигезендә районда рейдлар да уздырылып тора. Инвалидлар өчен билгеләнгән урыннарга машинасын куйган кешегә, әгәр ул үзе бу социаль категориягә кермәсә, 5 мең сум күләмендә штраф каралган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев