Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Гаебен таныган, үкенгән, әмма закон катгый

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 1993 елның 23 октябреннән көченә кергән 1090 нчы карары нигезендә машина йөртүчегә юл хәрәкәте иминлегенә куркыныч тудыручы спиртлы эчемлекләр, аңны томалый торган препаратлар куллану катгый тыела.

РФ Административ хокук бозулар Кодексының 12.8 маддәсе, 3 өлешендә исерек хәлдә, хокукы булмаган килеш машина белән идарә иткән өчен, җинаять кылуга илтмәгәндә, 10 тәүлектән алып 15 тәүлеккә кадәр арест яисә штраф түләтү каралган.

16 апрель көнне төн уртасында юл йөрү таләпләренең шушы икесен дә бозган Г.Д.Чупинга карата административ эш кузгатылган.

 Җәмәгать суды барышында ул үз гаебен тулысынча таный һәм бик нык үкенүен белдерә, административ җавапка тартуның штраф түләтү белән бәйлесен сорый. Аның  юл йөрү таләпләрен бозуы судта дәлилләр белән исбатлана. Әмма суд аның исерек хәлдә булып, юл иминлегенә аеруча куркыныч тудыруыннан чыгып (инвалид түгел, хроник авырулары юк), закон нигезендә 10 тәүлеккә административ арест билгеләү турында хөкем карары чыгара.

 Менә шулай, җәмәгать, кулың эчемлеккә үрелгәнче, башың ни буласын уйларга тиеш шул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев