Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Бүген Азнакайда ЮХИДИ инспекторлары рейдка чыга

Районыбыз юлларында иминлекне саклау, юл хәрәкәте кагыйдәләренең үтәлешен тәэмин итү максатында ЮХИДИ инспекторлары даими рәвештә рейдлар уздырып тора.

Аларның чираттагысы бүген, ягъни 22 апрельдә үткәреләчәк. Чара барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган бер генә шофер да  инспекторларның игътибарыннан читтә калмаячак.

– Ел башыннан безнең бүлек инспекторлары төрле юл кагыйдәләрен бозган 730 машина йөртүчене җаваплылыкка тартты. Аларның 52 се – исерек шоферлар. Юлларда сак булып, бер-беребезгә игътибарлы һәм ихтирамлы булсак иде, – ди район ЮХИДИ бүлеге начальнигы вазифасын вакытлыча башкаручы Илнар Гыймаев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев