Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Азнакайда исерек килеш машина йөртүчеләрне хөкем иттеләр

Узган атнада гына да ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан район юлларында исерек килеш машина белән идарә иткән 14 шофер тоткарланган.

Уйлап карасаң, чәчләрең үрә торырлык саннар бу! Алар үзләренең генә түгел, башкаларның да гомере белән уйный килеп чыга түгелме?

Узган атнада шундый машина йөртүчеләргә карата кузгатылган административ эшләр буенча җәмәгать судьялары карарлар чыгарды.

А.Нәгыймуллинны хокук сакчылары Тымытык-Күктәкә юлында эләктерәләр. Исерек килеш машина белән идарә иткән ир-атка административ хокук бозу турында беркетмә төзелә. 

Азнакай урамы буйлап машинада барган Р.К.Давлетов да автоинспекторлар игътибарыннан читтә калмый.

Аларның икесе дә 30 мең сумга штрафка тартыла, ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев