Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЯЗЫЛУ

“Маяк”ка язылып, бүләкләр оттылар

Редакция коллективының бу юлы да газетага күпләп язылган хезмәт коллективларына күптөрле бүләкләр әзерләве турында инде хәбәр иткән идек. Бүген электр челтәрләре предприятиесендә эшләүчеләр үзләренең бәхетләрен сыный алды.

Биредә эшләүчеләрнең 66сы киләсе яртыеллык өчен “Маяк” газетасына язылган булган.

Хезмәткәрләр алдында чыгыш ясап, “Маяк” газетасы Фәрхәт Шәйхулов аларның барысына да рәхмәт сүзләрен җиткерде.

– Технологияләр ничек кенә алга китсә дә, газетаны кулга алып укуны берни дә алыштыра алмый. “Маяк”ка һәрчак язылып, аның белән бер сулышта яшәвегез өчен рәхмәт, – диде ул.

Азнакай электр челтәрләре предприятиесе җитәкчесе Айдар Шәрәфиев район газетасын һәрчак яратып укуларын әйтеп, киләчәктә күрәсе килгән темаларга да тукталып үтте.

Җиңүчеләргә килгәндә, оешмада хезмәт куючылардан Илмир Әминов – чәйнек (френч-пресс), Фәнис Ибраһимов – кофеварка, Илнар Әсхапов – үлчәү отты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев