Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЯЗЫЛУ

Азнакай почтальоннарын бәйгедә катнашырга чакырабыз!

Басма матбугат чараларына язылуның иң кызган чоры.

Безнең даими укучыларыбыз, бакча эшләре башланганчы, район газетасына язылып өлгергәннәрдер дип ышанабыз. 

Әлеге эшне сузып йөрүчеләргә сер итеп кенә әйтәбез: 14 апрельгә кадәр матбугатка язылу ункөнлеге бара, әлеге вакыт аралыгында “Маяк”ка 724,02 сумга язылырга була. Бу 106 сум акчагыз янга кала дигән сүз. 

Газетага язылу кампаниясен уңышлы үткәрүдә төп ярдәмчеләребез, әлбәттә, хат ташучылар. Еллар дәвамында алып барылган ышанычлы хезмәттәшлек өчен аларның барысына да тирән рәхмәтебезне белдерәбез. 

Язылу кампаниясе чорында редакциябез һәрвакыт хат ташучылар һәм элемтә бүлекләре арасында бәйгеләр оештырып, иң алдынгыларны бүләкли. Быел да без матбугатка язылу ункөнлеге барышында 2022 елның икенче яртыеллыгы өчен “Маяк”ка иң күп яздыртучы почтальоннар арасында конкурс игълан итәбез. Беренче язылу ункөнлеге 4-14 апрель аралыгында бара. Аның нәтиҗәләре буенча иң алдынгы хат ташучылар бүләкләнәчәк. 

Әйдәгез, Азнакай хат ташучылары, бәйгедән  читтә калмагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев