Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЯЗЫЛУ

“Азнакай” санаториена юллама откан газета укучыларның исеме билгеле!

Бүген “Маяк” газетасы коллективы 2025 елның беренче яртыеллыгына алты айга язылучылар арасында санаторийда ике юллама уйнатты.

Юллама уйнатуда катнашу өчен райондашларыбыздан 200гә якын квитанция кабул иттек. Һәр фамилиягә аерым сан беркетелгән иде. Җиңүчеләр исә электрон юл белән — интернет ярдәмендә очраклы сайлап алынган сан нигезендә билгеләнде.

Үзебезнең «Азнакай» санаториена юлламаның берсе Әгер авылыннан Рашат Вәлиевка чыкты. Икенчесе әбүнәчебез Тәслимә Абдуллина бәхетенә тиде.

Редакция коллективының бу юлы да газетага күпләп язылган хезмәт коллективларына күптөрле бүләкләр әзерләве турында да хәбәр иткән идек. Бүген шулай ук мәдәният, спорт, мәгариф идарәләре, торак-коммуналь хуҗалыгында эшләүчеләр, Актүбә бистәсе китапханәсендә урнашкан альтренатив пункт аша язылучылар, район үзәк сырхауханәсе, «Электр челтәрләр» коллективларында эшләүчеләр үзләренең бәхетләрен сыный алды.

Район спорт һәм физик культура идарәсеннән Алсу Фәттаховага электр чәйнеге чыкты. Ул Боз сараенда эшли. «Дельфин» бассейны шәфкать туташы Валентина Садыйкова фен отты.

Мәгариф идарәсе вәкилләре газетага ел саен бик актив язылалар. Киләсе елда меңгә якын кешенең өенә «Маяк» газетасы киләчәк. Бүләк уйнату нәтиҗәсендә Гөлчехра Мөхәммәтҗановага — чәйнек, Урманай мәктәбеннән Л. Шәйхуловага — фен, 13 нче балалар бакчасыннан Ф. Латиповага термос чыкты.

Район Үзәк сырхауханәсе рентген-лаборанты Г. Хикмәтуллина шулай ук электр чәйнекле булды. Шәфкать туташы Лариса Гәрәевага фен чыкты.

«Электр челтәрләре»ндә эшләүче Айнур Гарипов, «Жилсервис» идарәсе компаниясеннән И. Фәтхетдинов һәм «28 нче квардал» идарәче компаниясеннән Венера Ярмиева чәйнек оттылар.

Мәдәният идарәсендә эшләүчеләр арасында да шәп бүләкләр уйнаттык. Быел алар язылучылар санын узган язылу кампаниясе белән чагыштырганда 18гә арттырганна да әле! Биредә Мәдәни үзәктә эшләүче Ф. Нуриевага — чәйнек, китапханәче Регина Сәетмөхәммәтовага фен чыкты.

Актүбә бистәсеннән Е. Бауэр — термос, С. Косуровага һәм Л. Исмәгыйлева — савыт-саба оттылар.

Газетага язылучыларның барысына да ихлас рәхмәт сүзләрен җиткереп калабыз. Алга таба да безнең белән булуыгыз, газетабызны сагынып көтеп алуыгыз, безгә хатлар, җылы язмалар юллаганыгыз, ышанычыгыз өчен рәхмәт сезгә!

Бу юлы бәхет бүтәннәргә елмайган икән, күңелегезне төшермәгез, икенче вакыт, һичшиксез, бәхет сезне дә урап үтмәс! Алга таба акцияләрнең тагын да шәбрәкләре булачак. Газетага язылыгыз, укыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев