Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЯЗЫЛУ

16 декабрьдә чыккан «Маяк» газетасының яңа санына видеокүзәтү

Җиңү бистәсе мәктәбе волонтерларын Мәскәүдә дә беләләр!

Мәктәпнең «Ачык йөрәкләр» отряды активистлары үзләренең нинди игелекле гамәлләр башкаруларын күрсәтеп кенә калмыйча, һәркемне мондый волонтерлык эшенә рухландырдылар.
17 декабрь көнне чаңгы сезоны ачылу уңаеннан шәһәрнең чаңгы базасында ярышлар оештырыла. Азнакайлыларны чаңгы шуарга көтеп калабыз
Азнакайда шимбә ярминкәләре дәвам итә! Ярминкәгә рәхим итегез!
Өлкәннәр өчен очрашу һәм аралашу урыны ачыла, дип хәбәр итә Пенсия фондының Азнакай районында клиентлар белән эшләү хезмәте.
Районның ЮХИДИ бүлеге инспекторлары ничек кенә көрәшсәләр дә, исерекләр саны кимеми.
Шулай ук, бу санда спорт яңалыклары, Республикакүләм «Татар кызы-2022» бәйгесе хакында, “Кем күпме ала?”: Экспертларның  коррупция турында фикерләре, “Туган җир” рубрикасында сайлаган юлдан атлый торган, һәм үзэшчән фермерлар һәм  Татарстандагы заманча авылларның берсе хакында сүз барачак.
Статистика мәгълүматьләре буенча "Кайда күпме ашыйлар?" икәнен ачыклыйлар.
“Ил-көн сулышы” рубрикасында районыбызда үткән чаралар һәм  Азнакаебызның соңгы яңалыклары белән танышып була.
Шулай ук атна телепрограммасы, кайнар котлаулар, киңәшләр, файдалы реклама, гыйбрәтле язмышлар, башваткыш - боларның барсы белән дә “Маяк”ның яңа гына чыккан саныннан укып белә аласыз.
Әйтеп китик, белми калмагыз! Июль аеннан 27 декабрьгә кадәр “Маяк газетасына 2023 елның беренче яртыеллыгына алты айга язылучылар арасында “Азнакай” санаториена юллама уйнатылачак. Бүләкләр арасында киләсе ел символы булган куян, бассейнга абонементлар да бар! Бәхетегезне кулыгыздан ычкындырмагыз, 28 декабрьгә кадәр квитанция күчерелмәсен  azmayak@mail.ru  электрон почтасына юллагыз! Аларны редакциягә алып килергә дә мөмкин.

Район хәлләрен белеп тору, таныш-белеш-ләрегез хакында язмалар белән хәбәрдар булу, райондашларыбызның иҗат «җимешләре» белән даими танышып бару өчен бүгеннән үк «Маяк»ка язылырга ашыгыгыз! Сез безнең белән, без сезнең белән - бергә булыйк!

Реклама

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев