Ветераннар айлык эшчәнлекләренә йомгак ясадылар һәм сәламәтлек турында сөйләштеләр
ВЕТЕРАННАР ТОРМЫШЫ

Ветераннар айлык эшчәнлекләренә йомгак ясадылар һәм сәламәтлек турында сөйләштеләр

Бу көннәрдә ветераннар советының чираттагы киңәшмәсе узды.

Үзәктә ветераннар хәрәкәтенең актуаль бурычлары: аеруча ветераннарга адреслы ярдәм, яшьләргә патриотик тәрбия мәсьәләләре. Киңәшмә барышында уңышлы үткәрелгән чараларны билгеләп уздылар. Шулай ук алга таба эш планын да барладылар. 

Матур традиция буенча июль аенда туган көннәре, юбилейларын уздыручы ветераннарыбызны да хөрмәтләнде. 

Розалия Фоатовна – очрашуның иң кадерле кунагы булды. Озак еллар дәвамында санэпидемстанциядә эшләгән табиб гади һәм аңлаешлы итеп сәламәтлек саклау серләре белән уртаклашты, киңәшләрен бирде. Аның киңәшләре шигырь булып яңгырады: күбрәк хәрәкәтләнергә, дөрес тукланырга, һәрбер яңа көнгә сөенергә! 

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев