Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ТУГАН ҖИР

Азнакай районы игенчеләре чәчүгә төштеләр

Бүген «Союз-Агро» җәмгыяте игенчеләре республикада беренчеләрдән булып арпа чәчүгә кереште

Әлеге уңайдан район башлыгы Марсель Шәйдуллин, хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләре, авыл җирлекләре башлыклары, ветеран-игенчеләр катнашында семинар-киңәшмә дә узды.

— Җир инде өлгергән, һава торышы яхшы, яңгырлар да явып үтте. Орлыклар, техника әзер, хуҗалыкларда кадрлар мәсьәләсе дә хәл ителгән, шуңа вакытны кулдан ычкындырмыйча, бар көчне чәчүгә юнәлтергә кирәк. Чәчү эшләрен 9 майга тәмамларга планлаштырабыз.— диде Марсель Шәйдуллин.

«Союз-Агро» җәмгыятендә быел 30 мең гектар мәйданда эш башкарасылары бар.

— Матур итеп язгы кыр эшләрен башлап җибәргән идек, бүген инде чәчүгә дә төштек, хуҗалыкта техника, ягулык материаллары, орлык буенча бер проблема да юк, барысы да яхшы. Чәчү эшләрен озакка сузмый гына, 12-13 көн эчендә тәмамларбыз дип уйлыйм, — ди «Союз-Агро» җәмгыяте генераль директоры урынбасары Гаяз Миннехуҗин.

Районыбызның калган хуҗалыклары көзге культураларга, күпьеллык үләннәргә ашлама кертә, тырмалау эшләрен башкаралар, шушы бер-ике көн эчендә алар да чәчү эшенә старт бирәчәк.

— Бу язда район буенча 44 мең гектарда бөртекле һәм бөртекле-кузаклы, 24 мең гектар мәйданда техник культуралар, 30 мең гектар мәйданда терлек азыгы культуралары чәчү планлаштырылган. Быел район буенча бер баш шартлы терлеккә 40 центнер исәбеннән ел ярымлык терлек азыгы әзерләү күздә тотыла, — ди авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рамиль Исламов.

Семинарда шулай ук янгын куркынычсызлыгы, хокук бозуларга юл куймау мәсьәләләре дә күтәрелде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев