Азнакайның яшь футболчылары өченче урынга лаек булды
Әлмәт шәһәрендә «Киләчәккә пас» ярышы үтте.
Анда Әлмәт, Түбән Кама, Азнакай командалары үзара ярышып, иң көчлеләрне ачыкладылар. Киеренке бәйгедә Азнакайның «Лидер» спорт мәктәбенең 2018 елгы уенчылар командасы өченче урынны яулады.
«Ярышлар ике көн барды. Икесендә дә безнең уенчылар дүртәр командага каршы уйнады. Алдагы елларда нәтиҗәне тагын да яхшыртырбыз дип уйлыйм», – ди команда тренеры Радик Гатауллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев