Азнакайда спорт ориентлашу ярышлары узды
Районда спортның бу кызыклы төре яңарыш ала.
Ул «Юбилейный» стадионында Әтиләр һәм Әниләр көне, Гаилә елы кысаларында уздырылды. Спортчыларны район башлыгы Марсель Шәйдуллин сәламләп, уңышлар теләде. “Ышанычлы ориентир” спорт ориентлашу ярышларында катнашу өчен спортчыларга җитез аяклар гына түгел, ә бәлки ныклы белем, ялкынлы йөрәк һәм әлбәттә ышанычлы дуслар кирәк. Биредә көч, җитезлек, тизлек, чыдамлык сынала. Ул әле табигать кочагында спортчы дуслар белән аралашырга да мөмкинлек бирә. Ярышта ветераннар советы, район хакимияте, ТОСлар, үзәк сырхауханә, мәдәният идарәсе, гимназия, Балалар иҗаты үзәге командалары катнашты.
«Мондый форматта әле беренче тапкыр гына очрашу. Өлкәннәребез, ТОСлар аеруча активлык күрсәтеп, иң беренчеләрдән булып күтәреп алдылар. Өлкән буын беркайчан да сынатмый. Алга таба бу спорт төрен көчәйтербез дип уйлыйм. Һәр кеше карталарны укый белергә, компас белән эшли алырга тиеш. Көндәлек тормышта кеше төрле хәлләрдә калырга мөмкин бит. Бүген ярышлар шәһәр территориясендә уза. Алга таба аны авылларда, башка урыннарда да җәелдерергә кирәк», – ди ярышларның баш хөкемдары, “Парус” балалар һәм яшьләр үзәге җитәкчесе, педагог Мирсәлим Гатауллин.
«Бу күңел ачу чарасы түгел. Актив җәмәгатьчелек оешмаларының тормышта кирәкле күнекмәләрне бердәмлекне ныгытуда эшчәнлеге. Безнең иҗтимагый советта иң активлар», – ди район Иҗтимагый советы җитәкчесе Лилия Әхмәдишина.
Бәйгенең беренче этабы – визит карточкасы. Ул командаларның музыкаль номерлары аша чагылды. Кемнәр җырлый, кемнәр бии, шигырь сөйли... Аннан ярышта катнашучыларга картада билгеләнгән барлык контроль пунктларны тизлектә табарга туры килде. Сынауның икенче өлешендә спортчылар үзләренең теоретик белемнәрен сынадылар.
Бүләкләүләр ярышларның иң күңелле мизгелләре булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев