Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Азнакайда шәһәр көнен бәйрәм итү уңаеннан ГТО нормаларын тапшырдылар

Азнакайлылар “Чатыр Тау Арена” спорт комплексында “Хезмәткә һәм оборонага әзер” (ГТО) нормаларын тапшыруда катнаштылар.

ГТО – ул шәһәр халкын актив тормыш рәвешен алып бару һәм физик нәтиҗәләргә ирешүдә физик нормативлар комплексы. Хәзерге җәмгыятьтә сәламәтлек турында кайгырту көндәлек тормышыбызның аерылгысыз өлешенә әверелде.  Максатчан физкультура  һәм спорт  сәламәтлекне саклауда  әһәмиятле роль уйный.

Спорт чарасында  төрле яшьтәге кешеләр катнашты.   Алар  үзеләренең  физик мөмкинлекләрен сынадылар,  үзләрендә горурлык хисләре тойдылар. Чөнки алар зур каршылыкларны җиңәргә, уңышлы нәтиҗәләргә ирешергә үзләрендә көч таптылар. Чара дусларча атмосферада барды. Алар бер-берсенә ярдәм итеп, киңәшләре, котлаулары белән уртаклаштылар .     

ГТО нормаларын тапшыру – сәламәт яшәү рәвешен алга этәрү,  югары физик норманы саклауда әһәмиятле адым.  Шуңа күрә шәһәрләрдә  спорт активлыгын  стимуллаштыру,  ГТО программаларын яклау сәламәт  җәмгыятьне үстерүдә әһәмиятле аспект булып тора.   

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев