Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азнакайның яшь театр артистларын җиңү канатландырган

Яр Чаллыда сәхнә осталыгы буенча узган “Әгәр дә...” (“Если бы...”) Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр фестиваль-конкурсында Азнакайдан Зөлфия Галиева җитәкчелегендәге театр студиясе өченче урынны яулады.

Зөлфия Галиева:

– Бу фестиваль-конкурс театраль группалар өчен елга бер тапкыр үткәрелә. 2 ай эчендә куелган спектакль белән лаеклы урын алып кайттык. Бу минем өчен дә, балалар өчен дә бик шатлыклы булды. Балаларга алга таба зур этәргеч бирде.  Алар спектальгә бик житди әзерләнделәр. Таләпчән булсам да, балалар театр студиясенә яратып, теләп йөриләр. Конкурста җиңү яулагач, тагын да  тырышыбрак, яхшырак уйный башладылар. Театраль группалар үсеше өчен бу конкурс бик тә кирәк дип саныйм.

Әлеге бәйгедә Зөлфия Галиева шәкертләре Дамир Дәүләтбаевка “Артистизм өчен” махсус приз тапшырылган, Юлиана Низаметдинова “Нәфис сүз” номинациясендә икенче дәрәҗә лауреат булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев