Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы

Азнакайга ЗАГС җитәкчеләре җыелды

Азнакай башкаладан, Татарстанның барлык районнарыннан кунаклар кабул итте. Җирлегебездә ЗАГС органнары җитәкчеләренең республика күчмә утырышы узды.

Татарстанда гражданлык актларын дәүләт теркәвен камилләштерү мәсьәләләренә багышланган чираттагы җитди сөйләшүнең нәкъ менә безнең районда үткәрелүе очраклы гына түгел. Яңа ЗАГС бинабыз да, аның эшчәнлеге дә республикада иң яхшылардан. Киңәшмәнең пленар өлеше дә биредә барды. Кунакларны Азнакай җирендә сәламләп район башлыгы Марсель Шәйдуллин җирлегебездә яшәүчеләрнең бүгенге көн сулышы, соңгы вакыттагы үзгәреш-яңарышлар белән таныштырып узды, ЗАГС бүлегенең районның иҗтимагый тормышындагы эшчәнлегенә тукталды. ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе начальнигы Гөлшат Нигъмәтуллина сүзен азнакайлыларның ачык йөзле, кунакчыл һәм тырыш, бердәм булуларын әйтеп башлады, күчмә утырышны уздыруда мөмкинлекләр тудырган, яхшы каршылаган өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. Район башлыгы Марсель Шәйдуллинга, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Айгөл Хәсәновага Рәхмәт хатлары тапшырды. 

Әйе, кунакларыбызга күрсәтер матур урыннарыбыз да, эш нәтиҗәләребез дә, буыннан-буынга күчеп килгән, ядкарь булып сакланган гореф-гадәтләребез дә бар.  Мәдәният хезмәткәрләре, үзешчәннәребез бәян иткән төрле дәверләрдәге туй йолаларын, гаиләдә балалар тәрбияләүгә багышланган күргәзмә, тамашаларны, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләрнең кече Сабантуй күренешләрен, Бөек Җиңүгә багышланган тантаналы чыгышларын карап, киңәшмәдә катнашучылар бәйрәм кәефе белән бергә үзләренә күп кенә файдалы үрнәк-өлгеләр дә алгандыр.

Төбәкне өйрәнү музее, ачык бассейн, мәгърүр Чатыртауга сәяхәт тә кунакларыбыз күңеленә хуш килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев