Татар теле һәм әдәбиятыннан IХ Халыкара олимпиадада Азнакай 5 нче урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Фәнис Ибәтуллин призлы урынга лаек булды.
Казанда узган җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында аңа диплом һәм акчалата сертификат тапшырылды.
Әлеге олимпиада татар теленең дөньякүләм дәрәҗәсен күтәрү һәм сәләтле балаларны үстерү максатыннан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан уздырыла.
Нет комментариев