Азнакайда “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” Бөтенроссия бәйгесенең муниципаль этабы бара.
“Әлеге һөнәри бәйге иҗади эшләүче алдынгы татар теле һәм әдәбияты укытучыларын барлау, ярдәм итү һәм аларның нәтиҗәле тәҗрибәләрен тарату максаты белән үткәрелә. Бәйгенең муниципаль этабы кысаларында укытучылар ачык дәресләр, педагогик мастер-класслар үткәрделәр.
Барлык катнашучылар да үзләренең интеллектуаль дәрәҗәсен, методик белемен, югары һөнәри осталыкларын, татар теле һәм әдәбияты фәне буенча тирән һәм ныклы белемнәрен күрсәтеп, биремнәрне уңышлы үтәделәр”, - дип хәбәр итә мәгариф идарәсе.
Нет комментариев