Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖИҢҮ

Азнакай районы Әгерҗе авылында “Солдатка озату” йоласына багышланган кичә узды

Әгерҗе авылы Мәдәният йортында “Солдат озату” йоласы күрсәтелде

Солдатка озату йоласы авылларда элек-электән бик зурлап уздырылган. Ватанны саклау – һәрбер ир-егетнең изге бурычы.
Армиядә хезмәт итеп кайту зур дәрәҗә саналган.

 

Хәрби хезмәткә баручы егетләрне авыл халкы алдан ук белеп торган. Армиягә китәсе егетне өйләргә чакырып
кунак иткәннәр, кечкенә булса да ярдәм иткәннәр. Әби-бабайлар изге теләкләрен укып, догаларын кылганнар.


“Улым, намус белән хезмәт итеп, йөзебезгә кызыллык китермичә, исән-сау хезмәт итеп кайт!”,

– дигән егетнең әтисе.


 

Егеткә сөйгәне – чиккән кулъяулык биргән, әнисе икмәк каптырып, ул икмәкне егет өенә кайтканчы саклый торган булган.

Авыл халкы бердәм булып, егеткә изге теләкләрен әйтеп гармуннар уйнап озатып калган. Әнә шундый матур йоланы

сәхнәләштерде Әгерҗе авыл Мәдәният хезмәткәрләре һәм үзешчәннәре.

Максатлары изге: халкыбызның матур йола гадәтләрен онытмау, аларны кабатлау, киләчәк буыннарга да җиткерү.

 

Гөлгенә Ибраһимова, Әгерҗе авылы Мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев