Соңгы тәүлектә генә дә республикада коронавирус йоктыруның 102 очрагы теркәлде.
Аларның 10 сы сырхауханәгә салынды, 92 се өйләрендә дәвалана. Иң күп очрак Казанда – 75 кеше. Яшел Үзәндә – 6. Буа, Биектау, Саба, Апас районнарында – 3 әр, Арчада –2. Калганнары берәр Кукмара, Нурлат, Югары Ослан, Питрәч районнарында һәм Яр Чаллы шәһәрендә.
Азнакай районында бер очрак та теркәлмәде.
Шул рәвешле, бүгенге көнгә республика буенча коронавирус диагнозы 1310 кешегә куелып, аларның 395 е стационарда дәвалана, 4 се ИВЛ аппаратына кушылган.
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев