Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Азнакай район мәчетләрендә ифтарлар дәвам итә

Мөселманнарда ифтарга табын әзерләп, ураза тотучыларны сыйлау гадәте күптәннән яшәп килә. Ифтар – изге Рамазан аенда иң күркәм күренешләрнең берсе.

Мәчетләребездә тәравих намазлары укыла, ифтар ашлары уздырыла. Мөселман халкы изге айда изге гамәлләре белән берсен- берсе сөендерергә ашыга. Бүген дә Азнакай мәчетләрендә ифтар мәҗлесенә әзерлек бара.

Азнакайның “Зәңгәр” мәчете моңлы азан тавышы белән каршы алды. Мәчеткә килеп кергәндә анда йөрүче абыстайлар, ханымнар ифтар табыны әзерләү белән мәшгуль иде.

“Безнең мәчетебездә ифтар ашлары бик күңелле, оешкан төстә үтә. Шәһәр халкы, мәхәлләбез, үзебезнең җирле шәхси эшмәкәрләр ярдәме белән ашларны оештырабыз, – ди Зәңгәр мәчет имам-хатыйбы Нәфис Хәкимов.– Ураза ае – иң хикмәтле айларның берседер. Барлык гөнаһлардан пакълану, күңелләребезне сафландыру, үзебезгә якын булган кешеләрнең кадерен аңлау ае. Рамазан аенда  изге гамәлләрне мөмкин кадәр арттырырга кирәк. Бу айда никах, коръән укыту, ифтар кылдыру, исем кушу, туганнар белән якынаю, бер-береңнән гафу үтенү... боларның бөтенесе дә иң яхшы гамәлләрдән хисапланыла.”

 

 Шәһәребезнең Ак мәчетендә дә Рамазан аеның беренче көненнән ифтар ашлары уздырыла.  Бу эштә җирле депутатлар, мәчет әхелләре, халык зур активлык күрсәтә.

 

“Рамазан ае – һәр мөселман кешесе өчен көтеп алган, тәкъвалык ае. Аллаһыбыз ризалыгына ирешергә омтылып, әҗер-саваплар өмет итеп, ураза тотабыз. Суның, икмәкнең һәр валчыгына кадәр тәмен тоярга мөмкинлек биргән ай,”- дип ассызыклый "Ак мәчет" Имам - хатыйбы Вәлиулла хәзрәт Галимов.

 

“Яңа Юлда яшәүчеләр генә түгел, башка җирлектә торучылар да, ифтар ашлары оештыруда булышлык күрсәтә. Ифтар уздырырга теләкләре булганнар бик күп, кем, кайсы көнне оештырасы чиратка язып куелган. Мәчетебездә һәр көнне 100-120 кешелек  ифтар мәҗлесе уза. Ураза тотучылар арасында яшьләр бик күп. Хәтта балалар да бар,” – ди Яңа Юл бистәсендә урнашкан “Рәхмән” мәчетенең имам-хатибы Илнур Шәйдуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев