31 октябрь 2016 яңалыклары
-
Азнакайда сәяси корбаннарга куелган һәйкәл яңартылды - ФОТОРЕПОРТАЖ
Бүген шәһәребездә сәяси корбаннарга куелган һәйкәлне реконструкцияләнгәннән соң ачу тантанасы узды Анда әти-әниләре, якыннары сәяси корбан булган, үзләре репрессия шаукымына эләккән өлкән буын кешеләре, район җитәкчеләре катнашты. Тантананы район башлыгы Марсель Шәйдуллин ачты. -Без тормышлары челпәрәмә килгән ачы язмышлы райондашларыбыз истәлеген җуярга тиеш түгел. Аларның якты истәлеге менә шушы һәйкәл...
-
Азнакай халкы районның иң яхшы эшмәкәрләрен билгеләүдә катнашачак
Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты, эшмәкәрләр Советы "Ел эшмәкәре -2016" бәйгесен игълан итә. Әлеге бәйге районыбызда эшмәкәрлек эшчәнлеге үсешенә зур этәргеч булырына ышанып калабыз. Эшмәкәрләребез арасында бу исемгә кемнәр лаек? Бу хакта Сезнең дә фикерне беләсе килә. Иң-иңнәрне сайлап алуда үз өлешегезне кертегез! Үз тәкъдимнәрегез, кандидатураларыгыз турында район башкарма комитетының...
-
Актүбә бистәсенең өстәмә белем бирү педагоглары көч сынашты
"Ел укытучысы-2017" республика конкурсы кысаларында "Развитие" Балалар иҗат үзәгендә "Өстәмә белем бирү педагогы" номинациясе буенча бәйге узды. Педагоглар өстәмә белем бирү программаларын якладылар, ачык занятиеләр үткәрделәр. Ел саен бу бәйгедә үз эшенең осталары катнаша. Ул педагогларга үсәргә, тәҗрибә уртаклашарга яхшы җирлек булып тора.
-
Азнакай районының ике авылында янгын чыккан
27 октябрьдә 7 сәгать 20 минутта Түбән Сукаеш авылында янгын чыккан. Ут шәхси хуҗалыктагы йортны юкка чыгарган. 30 октябрьдә 23 сәгать 36 минутта Мөслим авылында янгын шәхси хуҗалыктагы мунчага зыян салган. Әлеге янгыннарны сүндерүдә Азнакайның 87 нче янгын часте һәм Чалпы авылының аерым посты катнашкан. Хәзер янгыннарның сәбәпләре һәм алар...
-
Азнакай сыйныф җитәкчеләренә яңа бурычлар йөкләнде
Сыйныф җитәкчесен юкка гына «Икенче әни» дип йөртмиләр. Укучыларының кайгысы да, шатлыгы да алар йөрәге аша уза. Җилкәләренә өлгереш белән рәттән тәрбия һәм дәрестән соң бихисап эшләр йөкләнгән. Узган ел Азнакай мәгариф идарәсе әлеге өлкәдә республика күләмендә беренчелекне яулады һәм бу уңышларда, һичшиксез, сыйныф җитәкчеләренең өлеше зур. Азнакай Балалар иҗат...
-
Азнакайда авариядә тән җәрәхәте алган 4 бала махсус креслосыз булган
Балаларның куркынычсызлыган тәэмин итү төп бурычларның берсе булып тора. - Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда хокук бозулар саны кимеде (былтыр - 7, быел 4 очрак теркәлгән). Профилактик исәпкә 48 балигъ булмаган куелган (узган ел - 45). Әмма быел административ җаваплылыкка тартылучылар саны арткан. Узган ел 406 булса, быел -...
-
Азнакайда укучыларның алдынгы тәҗрибәләрен үстерәчәкләр
Азнакай Балалар иҗаты үзәге каршында "Трениг сыйныфлар" мәйданы үз эшчәнлеген җәелдерде. Аның максаты - укучыларның алдынгы тәҗрибәләрен үстерү. Дәүләт программасы нигезендә "Осталар белән идарә итү" курсы старт алды. Курс азагында җитәкче-остазларга сертификатлар тапшырылачак. Әлеге курларга Балалар иҗаты үзәгенең бүлек мөдире З.Зарипова, Азнакай 2 нче урта мәктәбенең оештыру буенча укытучы А.Егорова,...
-
Азнакай районы Урманай укучылары юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнделәр
Азнакай Балалар иҗат үзәге каршында техник юнәлештә эшләүче берләшмә әгъзалары Урманай авылы мәктәбендә беренче сыйныфлар өчен юл куркынычсызлыгы буенча чара үткәрделәр. Укучылар светофор сигналлары белән таныштылар һәм алган белемнәрен «Кызыл, сары, яшел», «Машина җый», «Светофор» уеннарында беркетеп куйдылар. Шулай ук «Без - җәяүлеләр» дигән уенда да бик яратып катнаштылар.
-
Азнакай районы имамнары белемнәрен күтәрә
Азнакай шәһәренең Үзәк Ак мәчетендә район имамнарының белемнәрен күтәрү буенча курслар булып узды. Ике атна дәвамында югары дини белемнәре булмаган имамнар Урыссуның «Фәнис» мәдрәсәсе мөгаллимнәре алып барган дәресләрдә катнашты, дип хәбәр итә Азнакай мөхтәсибәте.
-
Азнакайда төрмәдән кайткан кешеләргә тормышка җайлашырга ярдәм итәчәкләр
Бу проект төрмәдән Азнакайга кайткан кешеләргә җәмгыятьтә үз урыннарын табарга ярдәм итүне максат итеп куя Азнакайда радикаль ислам концепцияләре тарихы һәм барлыкка килү нигезләре, кешеләрне радикаль төркемнәргә җәлеп итү факторлары турында укулар узды. Шулай ук төрмәдән кайткан кешеләргә тормышка җайлашырга ярдәм итү хакында да сөйләштеләр. Әлеге укуларны Казан (Идел буе)...