Азнакайда авариядә тән җәрәхәте алган 4 бала махсус креслосыз булган
Балаларның куркынычсызлыган тәэмин итү төп бурычларның берсе булып тора. - Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда хокук бозулар саны кимеде (былтыр - 7, быел 4 очрак теркәлгән). Профилактик исәпкә 48 балигъ булмаган куелган (узган ел - 45). Әмма быел административ җаваплылыкка тартылучылар саны арткан. Узган ел 406 булса, быел -...
Балаларның куркынычсызлыган тәэмин итү төп бурычларның берсе булып тора.
- Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда хокук бозулар саны кимеде (былтыр - 7, быел 4 очрак теркәлгән). Профилактик исәпкә 48 балигъ булмаган куелган (узган ел - 45). Әмма быел административ җаваплылыкка тартылучылар саны арткан. Узган ел 406 булса, быел - 518 кеше, - дип билгеләп үтте Эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар эше буенча бүлекчә начальнигы Руслан Курбиев.
- Быел Азнакайда юл-траспорт һәлакәтендә 4 бала тән җәрәхәте алган, аларның барысы да махсус креслосыз булган, - дип хәбәр итте Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең Азнакай бүлеге инспекторы Илдар Исхаков.
Полиция капитаны кичке якта балаларның киемендә яктырткыч билгеләр булуның да бәхетсезлек очракларыннан саклавын билгеләп үтте.
Резеда ШӘРИПОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев