30 апрель 2016 яңалыклары
-
Азнакайлылар кандидатлар белән очрашты
Билгеле булганча, 18 сентябрьдә Россия Федерациясе Дәүләт Думасына җиденче чакырылыш депутатлар сайлаулар узачак. «Бердәм Россия» партиясе бу юлы да үз эчендә иң лаеклы кандидатларны сайлап алу үткәрә. Алдан якынча тавыш бирү ил буенча 22 майда узачак. Аңа кадәр депутатлыкка кандидатлар үз округларында халык белән очраша. 27 апрельдә Азнакай Мәдәният йортында...
-
Без бергә – без булдырабыз!
Бүгенге вәзгыять - яңа технологияләр, яңа фикерләр, яңа алымнар кулланып, алдынгы тәҗрибәне өйрәнеп эшләүне таләп итә. Инициатив, креатив фикер йөртүче, яңалыкка омтылучы яшь буынның берләшеп, район тормышына, шәһәрнең төзекләндерелүенә үзләреннән зур өлеш кертүләре бик сөенечле. Чыннан да районда нинди генә бәйрәм, нинди генә чара узмасын, һәрберсендә үз әләмнәрен күтәргән яшьләрне...
-
Азнакай ЗАГС бүлегендә ике йөзенче баланы теркәделәр
Тимур һәм Софья Фәйзуллиннар гаиләсендә икенче бала булып 14 апрель көнне Нурия туды. Азнакай ЗАГС бүлегендә аны 200 нче бала итеп тантаналы төстә теркәп куйдылар. Ата-анасына район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев туу турында таныклык, район башлыгы исеменнән тәбрикләү хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды. Шулай ук Фәйзуллиннар гаиләсен эш...
-
Азнакай ЗАГС бүлегендә дублер көне үтте
Май бәйрәмнәре алдыннан Азнакай шәһәрендә дублер көне булып үтте. Өлкән сыйныф укычылары төрле оешмаларда җитәкчеләр эшен үз җилкәләрендә тойдылар. ЗАГС бүлегендә дублер җитәкче Әлфинур Хәйретдинова белән бергәләп халыкны кабул иттеләр һәм гражданлык хәле актларын теркәделәр. Ул үзенә ЗАГС турында күп файдалы мәгълумат алды.