29 апрель 2016 яңалыклары
-
Азнакайда саф һәм җыр смотры үтте
Җиңү бәйрәменә һәм педагог-оештыручы Сергей Махонин истәлегенә багышлап, Азнакайда укучыларның саф һәм җыр смотры узды. - Сез Ватаныбызның булачак сакчылары. Туган игелегезне, торган җирегезне яратыгыз, аның лаеклы гражданнары булып үсегез, - дип сәламләде смотрда катнашучыларны муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин. Смотрның дәрәҗәсе елдан-ел үсә. Ул егетләрне армия сафларына әзерләүнең бер...
-
Чалпы яшьләре мәрхәмәтле эшләр кылды
Республика күләмендә үткән "Мәрхәмәтле Татарстан" акциясенә Чалпы авылы яшьләре дә кушылды. Алар нинди генә эш булмасын, һәрвакыт ярдәмгә киләләр. Мәктәпнең, балалар бакчасының хуҗалык эшләрендә, парк, зират чистартуда беренчеләрдән булып катнашалар. Яшьләр инициативасы белән авылның зур зиратын чистартуда әтиле-уллы Альберт һәм Әлфис Гаффаровлар, Самат һәм Салават Саттаровлар, Хәлил һәм Нәфис Хәлимовлар;...
-
“Маяк” газетасы хезмәткәрләре шәһәрне чистартуга үз өлешен кертте
Районыбызда санитар икеайлык игълан ителгәнгә бик күп вакыт узмаса да район һәм шәһәр җирлегендә тирә-якны тазарту, төзекләндерү буенча шактый гына эш башкарылды. Оешма-предприятие, учреждениеләр үзләренә берктелгән территорияләрне чистартты. Шимбә өмәләреннән "Маяк" газетасы да читтә калмады. Кулга тырма-себерке тотып, редакция алдын коллектив тиз арада "ялт" иттереп куйды. Азнакай - уртак йортыбыз....
-
“Маяк”та – Дублер көне узды
Районыбызның яшь лидерлары катнашында уздырылган Дублер көне безнең "Маяк" газетасы редакциясендә дә истә калырлык узды. Бүген безнең коллектив белән шәһәребезнең 6нчы мәктәбе укучысы Элиза Газизова һәм 5нче мәктәпнең унынчы сыйныфында белем алган Айгөл Нигъмәтуллина "җитәкчелек" итте. Кызлар үзләренең киләчәк һөнәрләрен журналистика һәм идарәчелек белән бәйләргә теләвен яшермәде. Әкренләп иҗат дөньясына...
-
Азнакай музеенда мәрхәмәтлелек атнасы узды
Азнакай туган якны өйрәнү музее да "Мәрхәмәтлелек атнасы"на кушылды. Һәр көнне диярлек мәктәп укучылары өчен кызыклы чаралар оештырылды. "Дуслык көн"ндә 5 нче урта мәктәпнең беренче сыйныфлары кечкенә чакларында әти-әниләре, әби-бабайлары уйнаган уенчыклар белән таныштылар, аннан соң "Крошка Енот" мультфильмын яратып карадылар. Кино елы уңаеннан үтәрелгән кичәгә бишенче сыйныфлар чакырылды. Алар...