28 июль 2015 яңалыклары
-
Азнакай егетләре ил чикләрен лаеклы саклый
Ватанны саклау бурычы, иртәме, соңмы, һәр егет алдына килеп баса. Егетләребез Кораллы Көчләр сафында илебезнең иминлеген, таңнарыбызның тынычлыгын саклыйлар. Язгы чакырылыш ничегрәк төгәлләнде икән? Аның нәтиҗәләре белән кызыксынып без Азнакай шәһәре хәрби комиссары Рәдиф Камалеевка мөрәҗәгать иттек. - Быел 76 егетебез билләренә солдат каешы буды, Кораллы Көчләр сафына чакырылды. Аларның...
-
Азнакай районы иҗтимагый советы республика форумына әзерләнә
Район үсешенә кагылышлы мөһим мәсьәләләрне хәл итүдә иҗтимагый совет та актив катнаша. Ул халык белән власть арасында арадашчы, күпер булып тора. Күптән түгел узган утырышларында иҗтимагый совет рәисе Әнәс Исхаков якындагы айларга бурычлар билгеләде. Аның урынбасары Лилия Әхмәдишина районның социаль-икътисади үсеше программалары үтәлеше буенча иҗтимагый экспертиза үткәрү өчен төп юнәлешләр...
-
Ике кешегә пычак белән кадаган
Азнакай шәһәр прокуратурасы 37 яшьлек азнакайлыга карата дәүләт гаепләвен яклады. Ул ике һәм аннан күбрәк кешене үтерергә омтылуда гаепләнә. Бу елның гыйнвар аенда кинәт туган үзара низаг нәтиҗәсендә ике азнакайлыга пычак белән кадый. Җинаятьчегә актив каршы тору һәм үзвакытында медицина ярдәме күрсәтелү нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр исән кала. Суд җинаятьчене 10...
-
Юл-транспорт һәлакәтендә бер кешенең гомере өзелгән
Узган атнада 15 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, 2 кеше вафат булган. 24 июльдә 19.10 сәгатьтә Азнакай-Дүсем юллары чатында икенчел юлдан баручы «Киа-Сид» автомобиле кагыйдә бозып, төп юлдан баручы «КиаРио» автомобиленә барып бәрелә. Нәтиҗәдә Яр Чаллыда яшәүче «КиаРио» хуҗасы урында һәлак була, хатыны - сырхауханәдә.
-
Караклар тик ятмый
Ишек алдында күзәтүсез калдырылган машина - караклар өчен иң ансат табыш. 21 июльдә Ленин урамындагы 24 нче йорт янында автомиль салоныннан кыйммәтле фотоаппарат юкка чыга. Әлеге факт буенча оператив эзләү эшләре бара. 22 июльдә берәү машинасын түләүсез стоянкада калдырып, сәүдә үзәгенә кереп чыккан арада автомагнитоласыннан колак кага. Җинаять кылучы тоткарланган....