27 апрель 2021 яңалыклары
-
Азнакайда хәрби җыр һәм саф бәйгесе узды
Җиңү бәйрәме алдыннан шәһәребез мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары арасында педагог Сергей Махонин истәлегенә сафка тезелү һәм хәрби җыр бәйгесе уздыру күркәм традициягә әверелде.
-
“Бердәм Россия”нең алдан тавыш бирүчеләр белән очрашулары бара
“Бердәм Россия” партиясенең Татарстан бүлеге РФ ФҖның Дәүләт Думасына депутатлар сайлау буенча алдан тавыш бирүдә катнашучылар белән очрашулар үткәрә.
-
Азнакай яшьләре изге айда игелекләр кыла
"Парус" патриотик лагеры, "Лапки-царапки" волонтерлар берләшмәсе һәм яшьләр идарәсе хуҗасыз эт- песиләрне кайгырту йөзеннән "Лазертаг" игелек турниры үткәрделәр.
-
Азнакай телерадиокомпаниясе яңалыклары (эфир 26.04.2021)
Рәхим итеп карагыз!
-
Азнакайның төбәкне өйрәнү музеенда җирле шагыйрьләр белән очрашу узды
Халкыбызның бөек әдибе Габдулла Тукайның туган көне, Шигърият ае кысаларында Азнакайның туган якны өйрәнү музенда «Туган телем – бәллүр чишмә» дигән әдәби-музыкаль кичә узды.
-
Тукай бәйрәменә Мәскәү кунагы килде
Азнакай шәһәр-район Мәдәният йортында «Гасырларда Тукай авазы» дигән әдәби-музыкаль кичә узды.
-
Тукай иҗатын яраткан сабыйлар бүләкле булды
“Маяк” газетасы һәм “Бердәм Россия” партиясенең Азнакай җирле бүлеге бергәләп Тукай туган көнгә багышлап үткәргән шигырь уку бәйгесенә нәтиҗә ясалды.
-
Актүбәлеләр Тукай иҗаты белән танышты
Актүбә бистәсенең Ю.Гагарин исемендәге Мәдәният йортында татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуны билгеләп уздык.