26 апрель 2016 яңалыклары
-
Габдулла Тукайның тууына – 130 ел! Азнакайда шигърият бәйрәме гөрләде
Татарның мәшһүр улы - Габдулла Тукайның 130 еллык юбилее уңаеннан апрель аенда районыбызда бик күп чаралар үтә. Шулай булмыйча мөмкин дә түгел, чөнки бөек шагыйрьнең ялкынлы иҗаты бүген дә үз асылын җуймаган, аның моңлы сазы йөрәкләрнең нечкә кылларын тибрәтә. Узган ел Азнакаебызда Тукай белән бәйле ике мөһим вакыйга булды: Тукай...
-
Район Советында иммунизация атналыгына багышлап “Түгәрәк өстәл” үткәрелде
Ел саен апрель аенда имунизация атналыгы үтә. Прививкалар - бөтен төр авырулардан, бигрәк тә инфекциялеләреннән саклануның иң яхшы чарасы. Вакцинация үткәрү күп кенә авыруларны тамырдан корыту мөмкинлеге бирде. Безнең районда да профилактик прививкалар ясату нәтиҗәсендә инде шактый еллар дәвамында дифтерия, кызамык кебек авырулар бер дә теркәлми, бума ютәл, кызылча, паротит...
-
Азнакайлылар Кара елганы төзекләндерүдә катнаша
Кайчандыр ташландык хәлдә булган Кара елга янында бүген киң масштаблы төзекләндерү эшләре алып барыла. Әлеге территорияне сез күз алдына нинди итеп китерәсез, аны ничек үзгәртер идегез? Теләк-фикерләрегезне, үз идеяләрегезне сез 29 апрель көнне Балалар иҗаты үзәгенә килеп белдерә аласыз. Бу көнне биредә 17.00 сәгатьтә архитекторлар азнакайлыларга елга буенда төзеләчәк сквер...
-
Балалар иҗат бәйгесе Азнакай күгендә яңа якты йолдызлар кабызды
Шагыйрь Габдулла Тукайның 130 еллыгы, районның 85, "Азнакайнефть" идарәсенең 60 еллыгы уңаеннан "Без Тукай милләтеннән" балалар иҗат бәйгесе мәдәниятебез күгендә яңа якты йолдызлар кабызды. Әлеге ачык конкурс февральдә авыл мәдәният йортларында, гомумбелем бирү һәм сәнгать мәктәпләрендә башланып, финалына 31 иң яхшы номер чыкты. Алар 25 апрельдә шәһәр-район Мәдәният йортында гала-концертта...
-
Азнакайда яңа билгеләү
Азнакай муниципаль районы башкарма комитетының торакны исәпкә алу һәм бүлү бүлеге начальнигы итеп Шәрипова Ләйсән Илшат кызы билгеләнде. Ул 1984елда туган, Казан дәүләт технологик университетын тәмамлаган. Моңа кадәр район үзәк сырхауханәсенең материаль-техник бүлеген җитәкләгән. Кияүдә, тормыш иптәше белән ике кыз тәрбиялиләр.
-
Азнакайда Тукай бәйрәме уза
Бүген, ягъни 26 апрельдә, бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулды. Әлеге истәлекле дата уңаеннан хәзерге сәгатьтә Тукай микрорайонда Тукай бюсты янында шигырь бәйрәме үткәрелә.
-
Беркем дә, берни дә онытылмый. Мәңгелек ут эстафетасы старт алды
Бөек Җиңү көненә дә санаулы көннәр генә калып бара. Бүген без сугышта илебез тынычлыгын яулап көрәшкән, батырларча һәлак булган якташларыбыз алдында баш иябез, аларның якты истәлеген күңелләрдә яңартабыз. "Бердәм Россия" партиясенең Азнакай бүлеге Җиңүнең 71 еллыгын каршылап, районыбызда Мәңгелек ут эстафетасы үткәрә. 25 апрель көнне шәһәребезнең Җиңү мәйданында Мәңгелек ут...
-
Ремонт автомобильных лобовых в Азнакаево
Любой, даже самый мелкий скол, должен быть устранен в самые короткие сроки, поскольку он ослабляет стекло и в дальнейшем может стать причиной развития радиальных трещин, идущих от него в нескольких направлениях. В результате лобовое стекло может оказаться полностью непригодным к эксплуатации из-за резкого ухудшения обзорности и риска осыпания. Быстро и...
-
Чернобыль авариясенә – 30 ел
1986 елда Чернобыльдә булган коточкыч афәт беркайчан да онытылмас. Һәр елны 26 апрельдә без аны искә алабыз, әлеге аварияне хәл итүдә катнашып, батырлык үрнәкләре күрсәткән райондашларыбызга кадер-хөрмәт күрсәтәбез, инде арабыздан киткән чернобыльчеләр хакында истәлекләрне яңартабыз. Бүгенге көндә җирлегебездә аварияне ликвидацияләүдә катнашкан 73 кеше, инде мәрхүм булган 20 ир-егетнең тол хатыннары...
-
“РариТЭК” газ ягулыгына ишекләрен ачты
Шушы көннәрдә "РариТЭК" компаниясенең җитештерү базасында Ачык ишекләр көне үтте. Транспорт чараларын газ ягулыгын күчерүгә багышланган очрашуда автранспорт предприятиеләре җитәкчеләре, баш белгечләре һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Компаниянең эшчәнлеге белән танышу Россиядә беренчеләрдән булып төзелгән уку үзәгеннән башланды. Автомобильләрнең төрле модельләрен газ ягулыгына көйләү тәртибе белән таныштыручы стендлар, техник...
-
Бүген Азнакайда Тукай бәйрәме үткәрелә
Бүген, ягъни 26 апрельдә, бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулды. Әлеге истәлекле дата уңаеннан 13.00 сәгатьтә Тукай микрорайонда Тукай бюсты янында шигырь бәйрәме үткәрелә.
-
Азнакай алдынгыларына Рөстәм Миңнеханов хезмәт дәүләт бүләкләре тапшырды
Узган атнада Казанда ТР җирле үзидарә органнарының 10 еллыгына һәм ил күләмендә билгеләп үтелә торган Җирле үзидарә көненә багышланган тантаналы чарада республика Президенты Рөстәм Миңнеханов хезмәт алдынгыларына дәүләт бүләкләре тапшырды. Хезмәтләре югары бәяләнүчеләр арасында азнакайлылар да бар. Актүбә эшчеләр бистәсе башлыгы Роза Галеева "ТРда җирле үзидарәдәге казанышлары өчен" медале белән...