25 март 2014 яңалыклары
-
“Маяк” газетасына да язылу бәясе апрельдә 500 сумга кадәр җитәчәк
«Россия почтасы» үз хезмәтенә бәяләрне күтәрү сәбәпле, вакытлы матбугатка, шул исәптән "Маяк" газетасына да язылу бәяләре 60 проценттан артыгракка күтәрелеп, 500 сумга кадәр җитәчәк. Шул сәбәпле, әбүнәчеләребезне март азагына кадәр агымдагы елның икенче яртыеллыгына бүгенге бәяләр белән "Маяк" газетасына язылып калырга чакырабыз. Шунысын тагын бер кат искәртәбез: язылу бәясе почта...
-
Актүбә бистәсендә ике кешене агач кискәндә тоткарлыйлар
Актүбә бистәсе полициясе һәм урманчылары оператив профилактика чарасы барышында бистәдә яшәүче ике кешене агач кискәндә тоткарлыйлар. Алар 16 каенны кисеп, 59000 сум күләмендә зыян салалар. Бүгенге көндә җинаять эшен кузгату турындагы мәсьәлә карала.
-
Азнакай яшьләре компьютерлардан азат булды
Хәзерге тормышны компьютердан башка күз алдына китерә дә алмыйсың. Заман техникасы аеруча яшүсмерләрне китап укудан аерды. Әнә шуннан чыгып, Яшьләр үзәгендә "Компьютердан азатлар" брейн-рингы үткәрделәр. Шәһәребез мәктәпләрендә белем алучы егет-кызлар бер йодрыкка тупланып, командада эшләү алымнарына өйрәнде. "Пазллар", "Кыска сораштыру", "Әйтемне дәвам ит", "Карусель" кебек уен-биремнәрне үтәп, алар рәхәтләнеп ял...
-
Азнакай мәдәният хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләделәр
Муниципаль район башлыгы мәдәният хезмәткәрләренә һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан котлауларын юллый. Бер генә чара да алар катнашыннан башка узмый. Халыкның рухи дөньясын баетуга, мәдәниятебезне үстерүгә керткән өлешләре өчен Марсель Шәйдуллин аларга тирән рәхмәтен җиткерә. 27 мартта исә районда Мәдәният елын ачу тантанасы узачак.
-
75 яшьлек Азнакай спортчысы Мәннәф Хөҗҗәтов кышкы полиатлон буенча дөнья чемпионы булды
Райондашыбыз Мәннәф Хөҗҗәтов 10-15 мартта Санкт-Петербургта үткән кышкы полиатлон буенча дөнья чемпионатында янә барсын да таң калдырды: 75-79 яшьлек ир-егетләр арасындагы бәйгедә ул беренче урынны яулады. Быелга чыккач кына да спорт Мәннәф ага республика мәгариф хезмәткәрләренең II нче кышкы Спартакиадасында беренче урынны, Татарстанның өлкән спортчылары арасында кышкы полиатлонда абсолют чемпион...
-
Азнакай игенчеләре язгы кыр эшләренә әзер
Табигать шартлары торышына караганда, быелгы яз иртә килергә ошаган. Кадерле вакытларын исраф итмичә, игенче-механизаторлар бу көннәрдә язгы кыр эшләрендә катнашачак техниканы хәзерлеккә китерү белән мәшгуль. Шушы көннәрдә Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин җитәкчелегендәге комиссия агросәнәгать предприятиеләренең бу җаваплы эшкә әзерлеген тикшерде. - Узган елгы очрашуда механизаторлар яңа техника, агрегатлар...
-
Рифкать Миңнеханов Азнакай районында халыкны кабул итү уздырды
Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы, полиция полковнигы Рифкать Миңнеханов Азнакай районында халыкны кабул итү уздырды. Шәхси сорау һәм тәкъдимнәр арасында, киң җәмәгатьчелекне кызыксындырганнары да юк түгел иде. Мәсәлән, "ДОСААФ" район бүлеге рәисе Гәрәй Хәмидуллин: - Машина йөртүче таныклыгын алу өчен имтиханны үз районыбызда гына оештырып булмыймы, -...
-
Азнакайда бер хезмәткәрне үз теләге белән эштән китәргә мәҗбүриләгәннәр
Азнакай шәһәр прокуратурасына бер оешмада эшләүче А. дан мөрәҗәгать керде. Эш бирүче аңа үз теләге белән эштән китү турында гариза язарга мәҗбүр иткән. Шул ук вакытта А.га бернинди дә дисциплинар җәза бирелмәгән һәм аның эшен дәвам итәсе килә. Әмма аның урынына инде башка хезмәткәр тапканнар. Тикшерү барышында А.-ның 2012 елның...
-
Язгы каникуллар чорында Азнакайда балалар катнашында юл хәлакәтләре саны арта
Мәктәпләрдә язгы каникуллар бара. Статистика мәгълүматлары балалар катнашында юл һәлакәтләренең шушы чорда артуын күрсәтә. ЮХИДИның район бүлеге юл хәрәкәтендә катнашучыларны игътибарлы һәм уяу булырга чакыра, чөнки бу вакытта балалар күбрәк урамда йөри. Шаярып, кинәт юлга, я туктап торган машина артыннан килеп чыгарга мөмкиннәр. Балаларның иминлегендә әти-әниләрнең үзләренең юл кагыйдәләрен катгый...