Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай игенчеләре язгы кыр эшләренә әзер

Табигать шартлары торышына караганда, быелгы яз иртә килергә ошаган. Кадерле вакытларын исраф итмичә, игенче-механизаторлар бу көннәрдә язгы кыр эшләрендә катнашачак техниканы хәзерлеккә китерү белән мәшгуль. Шушы көннәрдә Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин җитәкчелегендәге комиссия агросәнәгать предприятиеләренең бу җаваплы эшкә әзерлеген тикшерде. - Узган елгы очрашуда механизаторлар яңа техника, агрегатлар...

Табигать шартлары торышына караганда, быелгы яз иртә килергә ошаган. Кадерле вакытларын исраф итмичә, игенче-механизаторлар бу көннәрдә язгы кыр эшләрендә катнашачак техниканы хәзерлеккә китерү белән мәшгуль.


Шушы көннәрдә Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин җитәкчелегендәге комиссия агросәнәгать предприятиеләренең бу җаваплы эшкә әзерлеген тикшерде.


- Узган елгы очрашуда механизаторлар яңа техника, агрегатлар алуда ярдәм сораганнар иде. Моннан тыш, терлекчеләр үтенече буенча күп кенә фермаларга югары технологияле сөтүткәргечләр, сөт саклау танкерлары урнаштырдык, - ди Марсель Шәйдуллин.

- Быел да авыл халкының социаль көнкүрешен яхшыртуга юнәлдерелгән үтенечләр күп. Аларын да тормышка ашырырбыз дип уйлыйм. Бүген исә безнең алда язгы кыр эшләрен вакытында һәм кыска срокларда башкарып чыгу бурычы тора. Игенчеләребез моңа әзер. Чәчүне ничек башлыйсың, урып-җыю да шулай узачак.


Комиссиянең үз эшен инвесторга караган "Союз Агро" ҖЧҖннән башлавы бер дә гаҗәп түгел, чөнки әлеге җәмгыять механизаторлары узган елны, район хуҗалыклары арасында беренчеләрдән булып, март ае уртасыннан ук кырга чыкты - кардан ачылган басулардагы уҗымнарны, күпьеллык үләннәрне азотлы ашламалар белән тукландыруга кереште.


- Быел да без тулы хәзерлектә, басуларның ачыла башлавын гына көтәбез. Техникалар яңа, барысы да җир эшкәртү, чәчү технологиясе таләпләренә туры китереп көйләнгән. Үсентеләрне корткычлардан саклау өчен бер "Туман", ике "Альбатрос" агрегаты, чит илдә эшләнгән дүрт бөртек, алты кукуруз чәчү агрегаты бар. Алар механизаторлар белән тулысынча тәэмин ителгән, - ди Казан егете, авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлаганнан соң үз теләге белән бирегә эшкә килгән яшь агроном Илдус Гайфуллин.


Күпчелек хуҗалыкларда безне күтәренке кәефле, басуга чыгарга әзер булган механизаторлар, кыр эшләрен бернинди тоткарлыксыз алып бару дәрәҗәсенә җиткереп ремонтланган, юылган, буялган үзйөрешле техникаларның тигез сафы, рәт-рәт итеп куелган туфрак эшкәртү, чәчү агрегатлары каршылады.


- Тракторларда эшләү өчен хуҗалыкларның, нигездә, үз белгечләре җитә. Һәр үзйөрешле техниканың билгеләп куелган механизаторы бар. Араларында яшьләрнең дә шактый булуы авылның киләчәгенә өмет өсти, - ди авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Миргасим Усманов.


Аның сүзләренә караганда, язгы кыр эшләренә тракторларның - 84, чәчкечләрнең - 85, культиваторларның 89 проценты әзер.


"Лизинг-Грант" программасы буенча хуҗалыкларда «МТЗ-82» һәм «МТЗ-1221» маркалы 12 трактор яңартылган, үзйөрешле үлән чапкычлар сатып алынган.


Техникаларны язгы кыр эшләренә "Союз Агро", "Азнакай" агрофирмасы", "Марс", "Тукай" җәмгыятьләре, "Таллы Бүләк" хуҗалыгы, Илнур Кәлимуллин, Фәнүс Кәримов крестьян-фермер хуҗалыклары аеруча яхшы әзерләгән. Авыллардагы фермер, шәхси җитештерү хуҗалыклары да бу яктан сынатмаган.


- "Агро ТНГС-И", "Чалпы", "Стәрле" җәмгыятьләренә шактый тырышырга кирәк әле, - ди Миргасим Усманов.


Бу атнада артта калган хуҗалыкларны кабат тикшереп чыгачаклар.


Наил АБДУЛЛИН,

автор фотосы

Сүз уңаеннан

Кырларга чәчү өчен 13 мең тоннага якын орлык кирәк.

Район бүгенге көндә 15 мең тоннадан артык бөртекле культуралар запасы белән тәэмин ителгән.

Язгы чәчүгә 69,3 мең га туфрак әзерләнгән, язын 65 мең га мәйданда орлык чәчәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай игенчеләре язгы кыр эшләренә әзер