Азнакай яшьләре компьютерлардан азат булды
Хәзерге тормышны компьютердан башка күз алдына китерә дә алмыйсың. Заман техникасы аеруча яшүсмерләрне китап укудан аерды. Әнә шуннан чыгып, Яшьләр үзәгендә "Компьютердан азатлар" брейн-рингы үткәрделәр. Шәһәребез мәктәпләрендә белем алучы егет-кызлар бер йодрыкка тупланып, командада эшләү алымнарына өйрәнде. "Пазллар", "Кыска сораштыру", "Әйтемне дәвам ит", "Карусель" кебек уен-биремнәрне үтәп, алар рәхәтләнеп ял...
Хәзерге тормышны компьютердан башка күз алдына китерә дә алмыйсың. Заман техникасы аеруча яшүсмерләрне китап укудан аерды.
Әнә шуннан чыгып, Яшьләр үзәгендә "Компьютердан азатлар" брейн-рингы үткәрделәр.
Шәһәребез мәктәпләрендә белем алучы егет-кызлар бер йодрыкка тупланып, командада эшләү алымнарына өйрәнде. "Пазллар", "Кыска сораштыру", "Әйтемне дәвам ит", "Карусель" кебек уен-биремнәрне үтәп, алар рәхәтләнеп ял да итте, үзләренә никадәр яңалык, белем алды.
6, 3, 2 нче мәктәпләр командалары аеруча активлык күрсәтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев