24 октябрь 2016 яңалыклары
-
Татарстанның сәламәтлек саклау министры җыр яздырган
"Җырларга кирәк, бу файдалы", - дип киңәш итә министр (Казан, 23 октябр, «Татар-информ»). Татарстанның сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин профессиональ студиядә үз башкаруында җыр яздырган. Бу хакта ул социаль челтәрдәге аккаунтында хәбәр иткән. "Профессиональ студиядә беренче тапкыр җыр яздырдым. Хис-кичерешләр - супер. Җырларга кирәк, бу файдалы", - дип язган министр....
-
Бүген берьюлы дистәгә якын машина бәрелгән - ВИДЕО
Юлда бозлавык булу сәбәпле, Яр Чаллы шәһәрендә бүген иртән берьюлы дистәгә якын машина бәрелгән. Бу хакта социаль челтәрләрдә хәбәр итәләр. Билгеле булганча, бу һәләкәткә юлыккан шоферлар тәгермәчләрен кышкысына алыштырырга җитшмәгән булган.
-
Азнакайда грипптан саклану чаралары турында лекция узды
Көзен һәм кыш башында салкын тиеп авырулар ешая. Азнакай Шуңа күрә "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең Чалпыдагы социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә дәваланучылар өчен салкын тию һәм грипптан саклану чаралары турында лекция укыдылар. Шәфкать туташы Суфия Камалова аеруча өлкәннәр өчен гриппның куркыныч икәнен билгеләп үтте һәм сәламәтлекләренә игътибарлы булырга чакырды. Ул күп...
-
Ришат Төхвәтуллин концертында көтелмәгән хәл килеп чыккан
Ришат Төхвәтуллин шушы көннәрдә узган концертында көтелмәгән хәл килеп чыккан Тамашачы Ленар Хәбибуллин, сәхнәгә чыгып, алты ел очрашып йөргән сөйгән кызына кияүгә чыгарга тәкъдим ясаган. Гөлнара мондый гадәти булмаган мәхәббәт аңлатудан югалып калмыйча, сөйгәненә ризалык биргән. - Ленар Әтнә районыннан. Мин үзем Казаннан. Без алты ел очрашабыз. Ленарның мондый сюрприз...
-
Чәй содасының файдасы зур
Чәй содасының файдалы яклары бик күп. Мәсәлән: - Ванна керер алдыннан кайнар суга 100 грамм чәй содасы салсагыз, каты су йомшарыр, ә тәнегез шома һәм матур булыр. - Аякларыгыз тирли икән, аяк киеме эченә аз гына сода салыгыз. Салгач, аны кагып кына төшерегез. - Чәй һәм каһвәгез хуш исле булсын...
-
Азнакайның яшь патриотлары хезмәт десанты оештырды
"Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге каршында "Яшь патриотлар" клубы волонтерлары "Хезмәт десанты" акциясе уздырдылар. Алар ялгыз яшәүче әби-бабайларга хуҗалык эшләрендә ярдәм иттеләр: өйләрен, ишек алларын җыештырдылар, бакчаларын чүп-чардан арындырыдлар. Өлкәннәр балаларга бик рәхмәтле булып калды. Р.Шиһапова, социаль педагог
-
Азнакай районы Уразай авылында 100 төргәк печән янган
Төнлә Азнакай районы Уразай авылында янгын чыккан - 100 төргәк печәнне ут юкка чыгарган. Янгында зыян күрүчеләр юк. Бүгенге көндә янгынның ни сәбәпле чыгуы тикшерелә һәм хуҗага килгән зыян күләме ачыклана. Азнакай районы янгын күзәтчелеге бүлеге ут чыккан очракта - 01, кәрәзле телфоннан - 101, ашыгыч чакыру - 112 номерларына...
-
Азнакай табибәсе Тәзкирә Мөхәммәтова Россиянең иң яхшы докторлары бишйөзлегендә
Һәр елны илебез үзенең иң яхшы врачларын барлый. Быел да махсус комиссия беренчел медицина ярдәме күрсәтүче 37607 участок терапевтлары арасында иң-иңнәрне ачыклады. Рейтинг төзегәндә аларга беркетелгән участокларда үлем-китем торышы, сырхауханәгә ятучылар саны, ашыгыч ярдәм чакырулары, диспансеризация үтү кебек мөһим чаралар исәпкә алынган. Илнең 500 терапевты арасында Татарстаннан 19 белгеч бар....
-
Азнакайның «Сударушка» ансамбле лауреат булды
Азнакай шәһәр-район Мәдәният йортында "Татнефть" җәмгыяте структур бүлекчәләренең хор һәм вокаль коллективлары фестиваль-конкурсы узды. - Фестивальнең үткәрүгә нигез узган ел - «Әлмәтнефть» идарәсе ветераннары безгә, аннан соң безнекеләр аларга барганнан соң салынды. «Азнакайнефть» идарәсенең 60 еллык юбилее уңаеннан барлык нефть һәм газ чыгару идарәләре катнашында шундый фестиваль оештырыга дигән идея...
-
Азнакай укучыларына урлашуның җинаять гамәл булуын аңлаттылар
Еш кына кешенең күзе нәрсәгә булса да төшә, әмма аны алырга акчасы булмый. Кайберәүләр үз теләгенә ирешү өчен урлашуга бара. Әмма урланган әйбер шатлык китерми, киресенчә, бар тынычлыгыңгы боза һәм иректән мәхрүм итә. "Өмет халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре балигъ булмаганнар арасында хокук бозулар профилактикасы кысаларында бер төркем яшүсмерләр...