20 октябрь 2016 яңалыклары
-
Усманова Рәзилә Фәндәс кызын олы юбилее белән котлыйлар!
Азнакай шәһәрендә яшәүче кадерле, сөекле кызыбыз, әниебез, әбиебез, апабыз Усманова Рәзилә Фәндәс кызының 23 нче октябрь көнне олы юбилее. Кадерлебез, сине матур юбилеең белән ихлас күнелдән кайнар котлыйбыз. Син һәрвакыт яхшы күнелле, сабыр, ярдәмчел, олы җанлы, тырыш, ягымлы кешебез - без сине ихтирам итәбез һәм яратабыз. Кадерлебез, син бит әти...
-
Азнакайда авыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләү тантанасы узды
Чәршәмбе көнне "Чатыр - Тау Арена" спорт комплексында уңыш бәйрәме, Азнакай районы авыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләү тантанасы узды. Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин тантананы ачып, районда авыл хуҗалыгы эшчәнлеге хакында чыгыш ясады, авыл хезмәтчәннәре, ветераннарны һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләде, олы рәхмәтен белдерде. Бәйрәм тантанасына, әлбәттә, мәртәбәле кунаклар да килгән иде. ТР...
-
Актүбә бистәсендә беренче сыйныфлар өчен уен-викторина узды
Куркынычсызлык айлыгы кысаларында Актүбәдә беренче сыйныф укучылары өчен «Балалар һәм куркынычсызлык» дигән уен-викторина узды. Гагарин исемендәге мәдәният йортында төрле станцияләр буенча сәяхәт оештырылган иде. Аларның һәрберсендә алып баручылар балаларга гадәттән тыш хәлләрдә үзеңне ничек тотарга кирәклеге хакында аңлаттылар, тема буенча сораулар бирделәр, табышмаклар әйттеләр. Командалар биремнәрне җиңел һәм бик теләп...
-
Алсу Фазлыева азнакайлыларга грипптан саклану серен ачты
Алсу Фазлыева, җырчы: - Инде хәзердән гриппка каршы чаралар күрә башладык. Вакытында әзерләнмәсәк, бөтен гаиләбез белән авырыйбыз без. Грипп сезоны җитүгә бүлмәләргә туралган сарымсак куябыз. Безнең эш кеше арасында булгач, ашап булмый инде. Мин һәрвакыт өйне салкынча тотарга яратам, гел җилләтеп торам. Балалар да идәндә ялан тәпи йөри, җылы киендерергә...
-
Азнакай педагоглары Спартакиадада сынатмадылар
Саба районында республикабыз мәгариф хезмәткәрләре җәйге Спартакиадасының финалы этабы узды. Педагоглар эстафета, йөзү, урыннан сикерү, гер күтәрү, пневматик мылтыктан ату, бадминтон, аркан тарту буенча үзара көч сынаштылар. Азнакай мәгариф идарәсе командасы бу ярышларда районыбыз данын лаеклы яклады.
-
Актүбә укучылары түгәрәкләр белән таныштылар
"Развитие" Балалар иҗат үзәгендә укучыларны түгәрәкләр белән таныштыра торган чара узды. Педагог-оештыручылар аларга төрле уеннар, бәйгеләр, сынаулар әзерләгән иде. Балаларга бу кичә бик ошады, алар зур активлык күрсәттеләр. Соңыннан «Түгәрәкче анты» бирделәр. Хәзер алар дәрестән соң буш вакытларын биредәге түгәрәкләрдә файдалы һәм кызыклы итеп үткәрерләр. Эльвира Кәримова
-
Азнакайда хор һәм вокаль коллективлар фестиваль-конкурсы бара
Бүген Азнакай шәһәр-район Мәдәният йортында "Татнефть" җәмгыятенең нефть һәм газ чыгару идарәләре хор һәм вокаль коллективлары фестиваль-конкурсы бара. Ул "Азнакайнефть идарәсенең 60 еллыгына багышланган. "Азнакайнефть" идарәсенең профсоюз комитеты рәисе Рәфис Кәбиров, ветераннар советы рәисе Мисбах Мәсәлимов, мәдәният идарәсе җитәкчесе Гөлсинә Хафизова катнашучыларны сәламләп, аларга уңышлар теләде. Коллективларны сәнгать белгечләреннән торган...
-
72 яшендә әти булган Ильяс Фәхретдинов: «Кызымны үстереп, үз кулларым белән кияүгә дә бирәчәкмен әле»
Норлат районында яшәүче72 яшьлек бабайның кызы тууы турында язган идек. Хәбәрне үз авызыннан ишетергә теләп, без Ильяс абый Фәхретдиновның үзенә шалтыраттык. Кызы Айнур быелның 29 июлендә туган. - Туганда авырлыгы өч килограмм иде, бүген алты килограммны җыйды. Кызым-йолдызыма исемен үзем сайладым - ай кебек нурлы булсын дип, Айнур куштык. Сабыебыз...
-
Азнакай мәктәпләрендә финанс белемнәрен өйрәтәләр
Россия Үзәк Банкы "Финанс белеме онлайн дәресләре" проектын гамәлгә ашыра. Финанс базары белгечләре һәр мәктәпкә киләчәк. Азнакай 1 урта мәктәбендә укучылар белән мондый дәрес узды инде. Әлеге онлайн дәресләр мәктәп программасына өстәмә булып тора һәм финанс өлкәсендәге мәсьәләләрне өйрәнүгә этәрә, укучыларда кирәкле күнекмәләрне үстерергә ярдәм итә.
-
Азнакайлылар “Россия укучылар хәрәкәте” активистлары слетында катнаштылар
"Дуслык" лагеры базасында "Россия укучылар хәрәкәте" Татарстан төбәк бүлеге активистлары һәм педагогларның II слеты узды. Анда безнең районнан әлеге хәрәкәтнең пилот мәйданчыгы булган Азнакай 1 нче урта мәктәбе укучылары катнашты. Алар масте-класслар уздылар, укучылар үзидарәсе эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.
-
Азнакайдан Фиалка Солтангирова “ ТР Ел укытучысы–2016” исеменә лаек булды
Казанда Укытучылар көне уңаеннан узган тантанада Азнакай 6 нчы урта мәктәбеннән инглиз теле укытучысы Фиалка Солтангирова да катнашты. Ул "Ел укытучысы - 2016" конкурсы лауреаты дипломы белән бүләкләнде.