19 апрель 2017 яңалыклары
-
Азнакай гимназиясе укучылары редакциядә кунакта. ФОТО, ВИДЕОРЕПОРТАЖ.
Гимназиянең 8 А сыйныф укучылары "Маяк" газетасында кунак булып китте. Алар белән түгәрәк өстәл артында бик эчтәлекле, ихлас сөйләшү үткәрдек. Укучылар, сыйныф җитәкчесе Светлана Сабирова, китапханәче Сөмбел Мостафина гимназиянең гөрләп торган тормышы, сигезенчеләрнең шөгыль-мавыгулары хакында сөйләделәр, үзләренең дә редакциянең бүгенгесе, газетаның ничек эшләнүе хакында сораулары күп иде. Редакциянең музее белән...
-
Китапханәгә сәяхәт
"Язгы игелекләр атнасы" кысаларында "Өмет" үзәгенең Чалпы социаль-тернәкләндерү үзәге белгечләре биредә сәламәтлекләрен ныгытучылар белән авыл китапханәсенә сәяхәт кылдылар. Китапханәче Рима Шәйхулова кунакларны елмаеп каршы алды, Чалпы авылына кагылышлы тарихи вакыйгалар, аның данлыклы ул-кызлары һәм бай китап фонды белән таныштырды. Алсу Бадыйкова, социаль эш буенча белгеч
-
Азнакайда – апрель кышы. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Җир өслеге кипшереп, кайбер хатын-кызларыбыз туфлиләргә дә күчә башлаган иде инде. Ашыгыбрак киткәнбез, төреп куйган кышкы сапогиларыбызны кире чыгарырга туры килмәгәе әле. Чөнки чәршәмбе көнне иртә белән бар җир йөзен тутырып, ап-ак кар ява башлады. Кинәт кенә шулкадәр күп явып ташлады ул. Табигатькә ышанырга ярамый. Азнакайда хезмәт күрсәтүче оешма-предприятиеләр кышкы...
-
Балалар юл кагыйдәләрен өйрәнделәр
"Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге каршындагы «Балалар-Юл-Тормыш» клубында юл-транспорт травматизмын кисәтү буенча занятие узды. Балалар юл иминлеге кагыйдәләре белән таныштылар, тест формасындагы сорауларга җавап бирделәр.
-
Азнакай районында балалар бакчалары белән мәктәп арасындагы элемтә ныклы. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Актүбә 3 нче урта мәктәбендә балалар бакчалары белән ныклы элемтә урнашкан. Менә унынчы ел рәттән Башлангыч сыйныфлар атналыгында нәниләр мәктәпкә кунакка килә. Быел да бистәнең 1, 3, 5, 6 нчы балалар бакчаларыннан әзерлек группалары килде. Башлангыч сыйныф укытучылары кунакларны һәрбер кабинет буйлап экскурсиягә йөрткәннән соң, спорт залында мәктәп үзидарәсе активистлары...
-
Шафер идарэ итүне югалта. ФОТОРЕПОРТАЖ.
-
Кәкре-Елга юлында һәлакәт: машина юл читенә тәгәрәгән. ФОТОРЕПОРТАЖ.
-
Азнакай укучылары балалар бакчаларына уенчыклар әзерли
Азнакай 1 нче урта мәктәбенең 3 А сыйныфындагы Россия укучылар хәрәкәте активистлары "Балалар бакчасына йомшак уенчыклар" хәйрия акциясенә әзерлекләрен башладылар. Ул "Язгы игелеклелек атнасы" кысаларында башкарыла.
-
Азнакай игенчеләре язгы кыр эшләренә тулы старт алды
Бүгенге көндә басуларда күпьеллыкларны һәм уҗым культураларын тукландыру, тырмалау эшләре бара. 2,8 мең гектарда - күпьеллыклар, 2,3 мең гектарда уҗым культуралары тукландырылган инде. Иң беренчеләрдән булып "Союз-Агро", "Азнакай АФ", "Марс" , "Тукай", "Таллы Бүләк" хуҗалыклары эшкә кузгалды.
-
Азнакайның 5 нче мәктәбе “Уңышлы мәктәп” грантына дәгъва кыла
Татарстанда "Уңышлы мәктәп" грантын оту буенча конкурсның икенче этабы төгәлләнде. Беренче турны узган 50 мәктәп арасыннан 20 се өченче турга узачак. Анда Азнакай 5 нче урта мәктәбе командасы да катнашып, ""Фикер энергиясе" мәктәп академиясе" проектын яклады. Әлегә нәтиҗәләр билгеле түгел.