Азнакай районында балалар бакчалары белән мәктәп арасындагы элемтә ныклы. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Актүбә 3 нче урта мәктәбендә балалар бакчалары белән ныклы элемтә урнашкан. Менә унынчы ел рәттән Башлангыч сыйныфлар атналыгында нәниләр мәктәпкә кунакка килә. Быел да бистәнең 1, 3, 5, 6 нчы балалар бакчаларыннан әзерлек группалары килде. Башлангыч сыйныф укытучылары кунакларны һәрбер кабинет буйлап экскурсиягә йөрткәннән соң, спорт залында мәктәп үзидарәсе активистлары...
Актүбә 3 нче урта мәктәбендә балалар бакчалары белән ныклы элемтә урнашкан. Менә унынчы ел рәттән Башлангыч сыйныфлар атналыгында нәниләр мәктәпкә кунакка килә.
Быел да бистәнең 1, 3, 5, 6 нчы балалар бакчаларыннан әзерлек группалары килде. Башлангыч сыйныф укытучылары кунакларны һәрбер кабинет буйлап экскурсиягә йөрткәннән соң, спорт залында мәктәп үзидарәсе активистлары флешмоб үткәрделәр. Аннары күңелле эстафета уеннары башланып китте. Соңыннан балалар тәмле коймаклар белән сыйландылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев