Азнакайда – апрель кышы. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Җир өслеге кипшереп, кайбер хатын-кызларыбыз туфлиләргә дә күчә башлаган иде инде. Ашыгыбрак киткәнбез, төреп куйган кышкы сапогиларыбызны кире чыгарырга туры килмәгәе әле. Чөнки чәршәмбе көнне иртә белән бар җир йөзен тутырып, ап-ак кар ява башлады. Кинәт кенә шулкадәр күп явып ташлады ул. Табигатькә ышанырга ярамый. Азнакайда хезмәт күрсәтүче оешма-предприятиеләр кышкы...
Җир өслеге кипшереп, кайбер хатын-кызларыбыз туфлиләргә дә күчә башлаган иде инде. Ашыгыбрак киткәнбез, төреп куйган кышкы сапогиларыбызны кире чыгарырга туры килмәгәе әле. Чөнки чәршәмбе көнне иртә белән бар җир йөзен тутырып, ап-ак кар ява башлады. Кинәт кенә шулкадәр күп явып ташлады ул. Табигатькә ышанырга ярамый. Азнакайда хезмәт күрсәтүче оешма-предприятиеләр кышкы эш режимыннан күчмәгән дә булганнар әле.
- Без мондый хәлләргә әзер идек, - яшелләндерү һәм төзекләндерү буенча күптармаклы җитештерү предприятиесе баш инженеры Рәшит Харрасов. - Шәһәр урамнарын чистартырга ике грейдер, дүрт кечкенәрәк көрәкле тракторыбыз шунда ук эшкә кереште. Кул көче белән төп үтү юлларын чистартуны оештырдык. Көчәйтелгән режим белән эшлибез. Төнгә катырачак инде бу. Шуңа да иртә белән ком, тозлы су кебек алымнарны кулланачакбыз.
- 6 КДН(катнаш юл машинасы, көрәге һәм реагентлары белән) иртә белән юлга кузгалды. Аларга бер тозлы су машинасы, 4 грейдер , 3 МТЗ тракторы кушылды. Җирле һәм төбәкара юлларны чистартабыз. Дежур, диспетчерлык хезмәтләре тәүлек дәвамында эшли, -дип хәбәр итте Азнакай автомобиль юллары идарәсенең хәрәкәтне оештыру инженеры Наил Мәрданов.
Иртәнге якта яуган җепшек кар юлларда эреп барса да, кышкы тәгәрмәчләрен җәйгегә алыштырырга өлгергән машина йөртүчеләргә дә авырлыклар тудырды. Бер көндә генә дә 8 авария очрагы теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев