18 август 2016 яңалыклары
-
Азнакайда футбол буенча Татарстан беренчелеге үтә
21 август көнне "Юбилейный" стадионында футбол буенча ярышлар оештырыла. Татарстан Республикасы беренчелегендә Азнакай, Чирмешән, Лениногорск, Чистай районнарының ир-егетләр командалары көч сынашачак. Уеннар 11.00 сәгатьтә башлана.
-
Актүбәлеләр фонтанлы булды
Фонтан - теләкләр кабул булу символы. 17 август көне актүбәлеләрнең дә бер хыялы тормышка ашты: бистәдә Җиңү мәйданы төзекләндерелде һәм анда мәһабәт фонтан пәйда булды. Бу фонтан - Актүбәнең 60 еллыгына нефтьчеләр тарафыннан ясалган бүләк. Фонтан ачу тантанасы кичке сәгать җидедә хәзерге тыныч көннәрне бүләк иткән, сугышта һәлак булган батыр...
-
Азнакайда вакансияләр ярминкәсе узды
Шәһәр мәшгульлек үзәге эш урыннары ярминкәләрен әледән-әле үткәреп тора. Чәршәмбе көнне шундый чираттагы ярминкә оештырылды. Анда районның 4 предприятие, учреждениесе катнашты. Эш эзләүчеләргә 28 вакансия тәкъдим ителде. Алар арасында хәрби комиссариат бүлеге дә булып, ул районыбыз ир-егетләрен контрактлы хәрби хезмәткә чакырды. Ярминкәдә кырыкка якын азнакайлы катнашты.
-
Татарстан көнендә азнакайлыларны ял көтә
30 август бәйрәм көне буларак Татарстанда ял көне санала, дип хәбәр итә ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте. "ТРда бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталар турындагы" республика законы буенча 30 августта җөмһүриятебездә Татарстан Республикасы көне билгеләп үтелә. РФ Хезмәт кодексының маддәсе нигезендә бәйрәмгә бер көн кала эш көне...
-
Портфельләр булды, бар да мәктәпкә әзер!
Менә ул күптән көткән бәхетле көн! Бик тиздән мәктәпкә барасыңны белсәң дә, иңеңә матур дәфтәрләр, пеналлар, ручкалар салынган портфель кунмый торып, күңел тынычланмый. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов канаты астында 2007 елдан бирле үткәрелә торган «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика акциясе кысаларында бу атнада районыбызда ярдәмгә мохтаҗ гаиләләрдәге, инвалид, ятим һәм...
-
Азнакай районыныда чүп ягу тыела
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты боерыгы нигезендә, көннәр коры һәм эссе тору сәбәпле, республикабыз территориясендә, шул исәптән районыбызда да урманнарга чыгу чикләнә. Шулай ук торак пунктларында, бакча-дачаларда чүпләр һәм үлән яндыру тыела.
-
Азнакайда хезмәт куркынычсызылыгы һәрчак күзәтү астында
Хезмәт куркынычсызылыгы районда һәрчак игътибар үзәгендә. Хезмәтне саклау буенча район координацион советы предприятиеләрдә-оешмаларда әлеге юнәлештә эшнең торышын күзәтүдә тота. Чираттагы рейдта Актүбәнең мәгариф учреждениеләре, Югары Стәрле һәм Бүләк авылларындагы авыл хуҗалыгы оешмаларында хезмәт закончалыкларының сакланышы, янгын һәм электр куркынычсызылыгы кагыйдәләренең үтәлеше тикшерелде. Кимчелекләр булган предприятие җитәкчеләренә билгеләнгән вакытта аларны төзәтергә...
-
Хәния Фәрхинең кызы Алсу кияүгә чыккан [+ФОТО]
Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхи гаиләсендә зур вакыйга булды: 5 август көнне төпчек кызы Алсуның туе гөрләде! Мәҗлес Башкортстанның Тәтешле районында узган, туйда барлыгы 80ләп кунак булган. - Никахыбыз узган ел 8 августта үтте. Тормыш иптәшем Руслан исемле, ул әниемнең якташы - Тәтешле егете. Уфада яшибез. Руслан Уфа юридик институтында...