16 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Күренекле якташларыбызны искә алдык
Азнакайның горурланырлык батыр уллары, уңган кызлары күп. Төбәкне өйрәнү музеенда генерал-майор Фатих Булатов һәм генерал-лейтенант Таһир Сәйфетдинов истәлегенә багышланган чара узды. Анда Фатих Булатовның туганы Зимфира Ибраһимова, Таһир Сәйфетдиновның сыйныф җитәкчесе булган Евдокия Калинина, сыйныфташы Миргаяз Мостафин, Түбән Сукаеш авылында китапханәче булып эшләгән Рәфига Хикмәтуллина Лениногорск политехник көллиятенең Азнакай филиалы...
-
Азнакайда Бөтендөнья юл-транспорт фаҗигаләре корбаннарын искә алдылар
Ноябрьнең өченче якшәмбесе Берләшкән Милләтләр Оешмасының генераль ассамблеясе карары нигезендә Бөтендөнья юл фаҗигаләрендә һәлак булганнарны искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге чарага азнакайлылар быел да битараф калмады, Татарстан мәйданында узучы хәтер акциясенә укучылар, яшьләр, өлкәннәр дә агылды... Район буенча ЮХИДИ идарәсе начальнигы вазифаларын вакытлыча башкаручы Валерий Черных үзенең чыгышында...
-
Азнакайның “Салават күпере” бакчасында балалар кечкендәдән чыныгып үсәләр
"Физик тәрбия һәм спортны дөрес куймый торып, без беркайчан да сәламәт буын үстерә алмаячакбыз", - дигән академик Анатолий Луначарский. Азнакайның 9 нчы "Салават күпере" балалар бакчасында бу алтын сүзләргә таянып эшлиләр. Әле күптән түгел генә "Сәламәтлелек атнасы" үтте. Балаларның яшенә карап, төрле уенар, ярышлар оештырылды. "Минем шаян тубым", "Өйдә, бакчада...
-
Азнакайлыларны грипптан сакланырга чакыралар
Көннәрнең бер җылытып, бер суытып торуы кеше сәламәтлегенә, бигрәк тә хроник авырулыларга зур тәэсир итә, ди белгечләр. Җитмәсә, бу чорда салкын тиеп чирләү очраклары да ешая, грипп баш калкыта... Соңгысы эпидемия үк булып җәелмәсен, аның авыру очракларын мөмкин кадәр киметү өчен бүгенге көндә җирлегебездә нинди чаралар күрелә? Бу соравыбызны район...
-
Азнакай сәнгать мәктәбе җиңү артлы җиңү яулый
Тальян, курай, кубыз моңнары... Казанда узган «MIRA-BELLA» беренче халыкара фестиваль-конкурсында әнә шундый борынгы этник уен коралларында уйнап, балалар һәм яшүсмерләр тамашачыны таң калдырды. Азнакай сәнгать мәктәбенең Альбина Махиянова җитәкчелегендәге "Һәй, егетләр" фольклор ансамбле һәм гармунчылар дуэты чыгышына да жюри яхшы бәя бирде. Алар рус һәм татар көйләрен югары осталыкта башкарып,...