15 август 2016 яңалыклары
-
Азнакайда һөнәр сайлауда ярдәм итәләр
Җәй - чыгарылыш укучыларының һөнәр сайлаган чоры. Аларга ярдәм итүне мәшгульлек үзәге төп бурычларның берсе итеп куя. Шушы дәвердә 1740 кеше, шул исәптән 1110 укучы профориентация хезмәте алды. 82 гражданга психологик юнәлештәге ярдәм күрсәтелде. 96 эшсез азнакайлыга хезмәт базарына социаль яраклашуда булыштык.
-
Теләк кенә булсын, Азнакайда да эш табыла!
Ел башыннан мәшгульлек үзәге аша 1810 кеше эшкә урнаштырылды. 287 азнакайлы җәмәгатьчелек эшләренә җибәрелде. Ел башыннан 4 мәртәбә вакансияләр ярминкәсе үткәрелде. 2016 елның 1 августына мәшгульлек үзәгенә 376 вакансия барлыгы белдерелде.
-
Азнакай районы һәм шәһәрендә хезмәт базарындагы хәл торышы
2016 елның 1 августына мәшгульлек үзәгендә теркәлгән эшсезләр саны 269 кеше тәшкил итте. Теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе икътисади актив халык санының 0,85 процентын тәшкил итә "Кыскартылу"лар да бар Ел башыннан бүгенге көнгәчә Азнакай шәһәре мәшгульлек үзәгенә 52 предприятиедән 259 хезмәткәрнең эштән азат ителергә мөмкинлеге турында мәгълүмат керде. Фактта "кыскартылуга" эләккән 43...
-
Азнакайда, кайнар су кайчанга хәтле булмаячак
Ремонт эшләре башкарылу сәбәпле, 15 - 28 августка кадәр торак йортларда һәм предприятиеләрдә кайнар су бирү туктатылып торачак. Азнакай җылылык челтәре предприятиесе
-
Азнакайлылар, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән бергәләп бәйрәм иттеләр
Шөкер, бар халык җыелып, рәхәтләнеп ял итәрлек, зурлап бәйрәмнәр үткәрер урыннарыбыз бар шәһәрдә. Һәр елны республика һәм шәһәр көннәрендә күпләп кунак җыйган "Юбилейный" стадионы районыбызның 85, "Азнакайнефть" идарәсенең 60 еллык юбилейларын быел шактый купшыланып каршы алды. Яңартылган спорт объекты Азнакай халкын гына түгел, бәйрәмебезне бергәләп үткәрергә килгән башкала, чит төбәкләр,...
-
Районыбызның олуг юбилеена Азнакайда ике парк ачылды
Чал тарихлы Азнакай районы бүген оешуына 85 еллыгын, сәнәгатьнең төп тармагы булган "Азнакайнефть" идарәсе 60 еллыгын билгеләп узды. Әлеге тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, аның ярдәмчесе Наталья Фишман, ТР Мәдәният министры Айрат Сибәгатуллин, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльвира Зарипова, Дәүләт Думасы депутаты, «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы Ринат...
-
Азнакайлылар Виктор Цойны искә алалар
Азнакайлылар арасында Виктор Цой иҗатынна гашыйклар, аны хөрмәт итүчеләр шактый. Бүген кич, ягъни 15 августта, шәһәребезнең Ишкәев исемендәге ял паркында танылган җырчы истәлегенә концерт уза. Әлеге чара инде менә берничә ел рәттән оештырыла һәм анда гитарачылар бик теләп катнашалар.
-
Күңелләрне очындырды лагерь
Җәйнең ике ае сизелми дә узып китте. Берәүләр дүрт стена эчендә бикләнеп ятаканда, икенчеләр дөньяны танып-белергә омтыла. Аларның максаты - каникулларны онытылмаслык итеп үткәрү. Сезгә Ык буенда "Патриот" палаткалы лагерында уздырган бәхетле көннәрем турында сөйлисем килә. Быел монда ике смена оештырылды. Соңгысында 8 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге 11 бала...
-
"Ата-аналардан дәреслекләр өчен акча сорау законга каршы" - дип белдерде Россиянең мәгариф һәм фән министры
Россиянең кайбер төбәкләрендә мәктәп укучылары дәреслекләр белән тәэмин итү тиешле дәрәҗәдә түгел, дип хәбәр итте журналистларга Грозныйда РФ мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов. Ул төбәк башлыкларыннан әлеге мәсьәләне тулысынча хәл итүне таләп итүен белдергән. "Май аенда без Россия төбәкләренең барысында да укучыларны дәреслекләр белән тәэмин итү проблемасы буенча мониторинг...
-
Алия Мостафина Риодагы Олимпиадада алтын медаль яулады
Гимнастчы борысларда ярышып, Россия җыелмасына сигезенче алтын медаль китерде (Казан, 15 август, "Татар-информ". Россия гимнастчысы Алия Мостафина борысларда күнегүләр ярышында Олимпиаданың алтын медален яулады. Аның күрсәткече - 15,900 балл. Икенче урында - 15,844 балл белән АКШ спортчысы Мэдисон Кошан, өченче урында Германиядән Софи Шредер (15,566 балл). Алиянең алтын медале -...