14 февраль 2023 яңалыклары
-
«Күңелле әлифба» дәресләре. №1 – «А» хәрефе/авазы
Татар теле һәм әдәбияты белгече Гөлфия апа 3-7 яшьлек сабыйларны «Күңелле әлифба» дәресенең беренче чыгарылышында сәламли.
-
Азнакайның яшь патриотларын бүләкләделәр
Бүген район хәрби комиссариатында истәлекле вакыйга узды: Ринат Вәлиев җитәкләгән даны илкүләмендә таралган Азнакай спорт һәм космик радиоэлемтә түгәрәгенә йөргән, инде аларда шактый остарып килгән малайлар-кызларны хәрби комиссар Рәдиф Камалеев, аның урынбасары Раушан Йосыпов һәм запастагы очучы-капитан Илдар Фазуллин катнашында чираттагы уңышлары белән котладылар.
-
Азнакайга картингчылар җыела
18 февраль көнне 10.00 сәгатьтә Әгерҗе авылы буасында (Шкаповка каршында) Азнакай муниципаль район башлыгы кубогына картинг буенча кышкы ярышлар уздырыла.
-
Азнакай районы ГТО алдынгыларын кабул итә
Бу шимбәдә, ягъни 18 февраль көнне 9.00 сәгатьтә “Чатыр-Тау Арена” спорткомплексында кышкы ГТО фестиваленең зона этабы булачак.
-
Азнакайның көрәшче кызлары Россия ярышларында да сынатмый
8-11 февральдә Теләчедә билбаулы көрәш буенча Россиякүләм ярышлар үтте.
-
Азнакай җәмәгать судында исерек шоферлар җәзага тартылды
Гыйнвар аенда җәмәгать судьялары тарафыннан УКРФ ның 12.8 маддәсе буенча 6 эш каралып, исерек хәлдә машина йөрткән Н. Нимиров, Р.Гайнаншина, Р.Рәхимҗанов, К.Солтанов, А.Павлов, А.Закировка карата административ җәза билгеләнде.