13 сентябрь 2016 яңалыклары
-
30 яшькә кадәр ике бала тапкан әниләргә кызыксындыру юлларын эзлиләр
Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы 30 яшькә кадәр ике бала тапкан яшь әниләр өчен өстәмә кызыксындыру чаралары булырга тиеш, дип саный. Ике бала табу ана капиталына гына бәйле булырга тиеш түгел, ә яшь тә исәпкә алынырга тиеш. Хатын-кызның 30 яшьтән соң бала табуы начар түгел. Ләкин гаиләдә өченче-дүртенче бала...
-
Барлык райондашларны Азнакайда үтәчәк веломарафонга чакырабыз
Яшьләрнең экстремизмга һәм террорчылыкка каршы булуларын чагылдырган велосипедларда узыш районыбызда өченче елын үткәрелә. Ул 15 сентябрьдә 15.00 сәгатьтә башланып, маршруты Ак мәчет - Зәңгәр мәчет, Кара елга яры буйлап (Гагарин урамы) Азнакай нуры мәчетенә (Гаилә паркы) кадәр булачак. Инде матур традициягә әйләнгән марафонга барлык райондашларны, яшь-җилкенчәкне чакыралар. Шәһәребезнең матурлыгына бергәләп...
-
Азнакайлылар, читтә калмагыз, бушка йөрәк-кан тамырларын тикшерергә ашыгыгыз
Татарстан табиблары йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы җитди көрәш башладылар: читтә калмагыз, бушка тикшеренергә ашыгыгыз! "Йөрәгеңне тыңла"- табиблар бөтен татарстанлыларга әнә шулай дип мөрәҗәгать итә. Күп кенә гомерләрне өзгән йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәштә былтыр шактый уңай нәтиҗәләргә ирешелсә дә, туктап калырга ярамый. Шуны исәпкә алып, Татарстанда киңмасштаблы мәгълүмати-агарту акциясе башлангыч...
-
Азнакайлылар, республикабызда “Көзге шәфкатьлелек атнасы – игелекләр эстафетасы” ирекле акция старт алды
5 сентябрьдән республикабызда "Көзге шәфкатьлелек атнасы - игелекләр эстафетасы" ирекле акция старт алды. Аның максаты - төрле милләт халыклары арасында дуслык, туганлык җепләрен ныгыту, шәфкатьлелек фондлары эшчәнлеген яктырту, сугыш һәм тыл ветераннарына һәртөрле ярдәм-кайгырту күрсәтү, мохтаҗлар өчен игелек ярминкәләре оештыру, гаилә кыйммәтләренә игътибарны арттыру, яшәгән урыннарыбызны төзекләндерү, агачлар утырту оештыру...
-
Азнакайлылар, 2016 елгы Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алу нәтиҗәләре
Аны әзерләү һәм уздыру эшчәнлеген методологик һәм оештыру яктан тәэмин итүне статистика органнары гамәлгә ашырды. Беренчел йомгаклар ясау чорында исәпкә алынган объектларның санын төгәлләштерү буенча эш алып барылды, исәпкә алучыларның гомуми саны 1500 кешедән артыграк иде. Татарстан Республикасында барлыгы: 752 - авыл хуҗалыгы оешмасы, 3326 - крестьян (фермер) хуҗалыгы һәм...
-
Азнакайлылар, "Маяк" газетасына киләсе елга быелгы бәядән язылып калыгыз!
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Җәй, көз мәшәкатьләре белән вакытның узганы сизелми дә. Әле җир акка төренергә иртәрәк булса да, безнең халыкта чананы җәен, арбаны кышын әзерлә дигән әйтем бар. Нәкъ шуны истә тотып газетабызга 2017 елның беренче яртыеллыгына язылырга чакырабыз. "Маяк"ка почта бүлекләрендә - 642, альтернатив пунктларда - 420 сумга язылырга...
-
Азнакайда 800 кешелек хәйрия ашы үткәрелде
Кичә республика мөселманнары олуг бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан гаетен билгеләп үтте. Районыбызның барлык мәчетләрендә дә гает намазы, хөтбә укылды, борынгыдан килгән гадәт буенча дин тотучылар корбан чалдылар. Азнакай шәһәренең үзәк Ак мәчетендә узган бәйрәм чарасында муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин катнашты. Ул район җитәкчелеге, депутатлар исеменнән барлык мөселманнарны изге бәйрәм...
-
Азнакай халкы озак яши башлады
Сәламәтлек саклау министры агымдагы елның беренче яртыеллык буенча гомер озынлыгы статистикасы буенча әнә шундый фикер белдергән. Россиядә ул 72 яшькә җиткән. Моңа беренче чиратта үлем-җитемнең кимүе йогынты ясаган. Бала чакта үлү тенденциясе дә сизелерлек кимегән. Шөкер, ЗАГС мәгълүматларына караганда, Азнакайда дә уңай тенденция дәвам итә.
-
Азнакайда 800 кешелек хәйрия ашы үткәрелде
Кичә республика мөселманнары олуг бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан гаетен билгеләп үтте. Районыбызның барлык мәчетләрендә дә гает намазы, хөтбә укылды, борынгыдан килгән гадәт буенча дин тотучылар корбан чалдылар. Азнакай шәһәренең үзәк Ак мәчетендә узган бәйрәм чарасында муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин катнашты. Ул район җитәкчелеге, депутатлар исеменнән барлык мөселманнарны изге бәйрәм...
-
“Маяк” газетасы социаль ярдәм мәсьәләсенә багышлап халык белән телефон аша элемтә оештыра
Дәүләт мохтаҗларга социаль ярдәм, шул исәптән ташламалы дарулар белән тәэмин итүне гарантияли. Сүз дә юк, бу ярдәмнән файдаланганда үзеңә отышлы якны сайларга кирәк. "Маяк" газетасы чираттагы "Туры элемтә"не нәкъ менә шушы мөһим мәсьәләгә багышлап, 16 сентябрь көнне 10.00-11.00 сәгатьләрдә халык белән телефон аша элемтә оештыра. Сорау-мөрәҗәгатьләрегезне, фикерләрегезне 9-43-57 телефоны аша...
-
Азнакайлылар, күңелле яңалык
Дөрес, азнакайлылар өчен күңелле яңалык дип өздереп әйтеп булмый әлегә. Шунысы факт, Швециядә күп компанияләр 6 сәгатьлек эш көненә күчәләр. Шул ук вакытта хезмәт хакы кимеми, аның каравы, компания хуҗалары җитештерүчәнлек тагын да артты, хезмәткәрләр дә нык отты, дип саныйлар. Дөрес, хәзер хезмәткәрләрдән социаль челтәрләрдә утыруны, кирәкмәгән башка эшләр белән...
-
Азнакайлылар өчен рак һәм ВИЧ дарулары арзаная
Казанда шул авыруларны дәвалау буенча дарулар җитештерүне көйгә салганнар.Татарстан Президенты шулай ук биополимер, микро һәм наноберәмлекләр кулланып дарулар җитештерүче лаборатория комплексын ачты. Димәк, бөтен Татарстанда кайбер төр даруларга бәяләр төшәр дигән өмет бар.
-
Синоптилар яңгырлар вәгъдә итә
Татарстан синоптиклары Татарстанның кайбер районнарында һәм Казанда бүген төнлә һәм көндез һава шартларының бозылуы хакында кисәтә. Бүген Татарстанда иртән һәм кичен урыны белән көчле яңгыр явуы һәм көнбатыштан тизлеге 15-17 м/с булган җил исүе көтелә.
-
Гыйнварда пенсионерларга өстәмә 5 мең сум акча түләнәчәк, пенсияне индексацияләү булмый
Әлеге карар өстәмә 200 млрд сум акча таләп итә РФ Премьеры Дмитрий Медведев пенсияләрне чираттагы индексацияләүне бер тапкыр бирелә торган түләү белән башкару карарын кабул итте, дип хәбәр итә INTERFAX. Түләүнең күләме 5 мең сум булачак. "Индексациягә кадәр акчалата түләүне дөрес дип саныйм. Аның күләме биш мең сум һәм ул...