13 май 2016 яңалыклары
-
Чалпы тернәкләндерү үзәгендә ветераннар өчен бәйрәм узды
Чалпы авылы социаль тернәкләндерү үзәгендә «Җиңүле Яз» акциясе кысаларында Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышлап, «Ветераннар картаймый» дип аталган әдәби кичә узды. Бәйрәм концертын биредә сәламәтлекләрен ныгытучылар һәм монда эшләүче хезмәткәрләр: Зиля Хөснетдинова, Гөлгенә Низамова, Айгөл Гарипова, Әмирә Гәрәева бергәләп оештырдылар. Үзәктә дәваланучыларның 24е сугыш чоры балалары. Алар күз яшьләре аша...
-
Азнакай шәһәр прокуратурасы конкурс уздырды
Узган елның ноябрь аенда Нюрнберг процессы башлануга 70 ел тулды. 1945 елның ноябреннән 1946 елның октябренә кадәр нацист хәрби җинаятьчеләр баш төркеме өстеннән 403 ачык суд киңәшмәсе булып, 116 шаһиттан сорау алынды күпсанлы язмача күрсәтмәләр һәм документаль дәлилләр каралган. Гаеплеләр җәзага тартылган. Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан Азнакай шәһәр прокуратурасы мәгариф...
-
Азнакайда кырау төшәргә мөмкин
Синоптиклар, 14-16 майда Татарстанның кайбер районнарында туфракта 3 градуска кадәр салкын булуы көтелә, һава температурасы 1 градус салкын булачак, дип кисәтә. 14-15 майда Казанда, түбән урыннарда туфракта 1 градуска кадәр салкын булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология. Чыганагы: http://tat.tatar-inform.ru/
-
Татар КВН лигасы чемпионы билгеләнде
Финалга узган 4 команда тапкырлыкта һәм шаянлыкта ярышты (Казан, 12 май, "Татар-информ", Ләйсән Исхакова). Бүген Казандагы "Ак Барс" яшьләр үзәгендә татар КВН лигасы финалы булды. Анда Казаннан - "Əкәмәт" һәм "Татар Team", Чаллыдан "Марат", Мамадыштан "Биш бармак" командалары тапкырлыкта һәм шаянлыкта ярышты. Уенны ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары...
-
Чалпы мәктәбе укучылары ветераннарга концерт куйды
Чалпы авылы мәктәбе укучыларының тернәкләндерү үзәгендә дәваланучы ветераннар белән очрашуы матур традициягә әйләнде. Менә Җиңү бәйрәме көннәрендә дә алар өлкән буынга бик матур концерт белән килделәр. Эльза Низамова, Гөлназ Гаффарова һәм Илнара Вафина чыгышларыннан соң, апа-агайларның күзләренә яшьләр эленде. Әйе, сугышның кара канаты кагылмаган бер генә йорт та юк бит...
-
Район җитәкчеләре сугыш һәм хезмәт ветераннарын юбилейлары белән котлауларын дәвам итә
Район җитәкчеләре сугыш һәм хезмәт ветераннарын юбилейлары, истәлекле көннәре белән котлауларын дәвам итә. Май ае башында алар Буралыда яшәүче Камил ага Йосыповны, Азнакайда Котдус ага Хәлимуллинны, Әгердә Мөдәрис ага Якуповны 90 яшьлек юбилейлары, Шамил ага Усмановны туган көне белән тәбрикләп, изге теләкләрен ирештерделәр.
-
Бүген Азнакай халкы төрле милләт ризыклары белән сыйлана алачак
Гөл-чәчәкле матур җәйге кичләрдә тыныч кына өйдә утырасы да килми. Җомга көнне кич белән (башлана 17.00 сәгатьтә) шәһәребезнең яңа Мәдәният үзәгендә азнакайлылар һәм килгән кунаклар өчен Милли кухня һәм Гаилә бәйрәме уздырыла. Районыбызның үзешчән сәнгать, Азнакай сәнгать мәктәбе коллективлары концерты; күп милләтле халкыбызның милли кухнясыннан күргәзмәләр - бар да сезнең...
-
Татарстанда машина тәгәрмәче шартлап, 2 кешенең гомере өзелгән, 2се казаланган
Татарстанның Тукай районында транспорт һәлакәтендә 2 кеше һәлак булган, тагын 2 кеше имгәнгән, соңгыларының 1се - 2007 елда туган кыз бара. "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсеннән хәбәр итүләренчә, Чаллы - Сарман юлының 4 нче чакрымында һәлакәт булуы турында бүген сәгать 12 туларга 15 минутта...
-
Быел талпаннарның аеруча үрчеп китүе күзәтелә
Үзәк сырхауханә баш табибының эпидемиология мәсьәләләре буенча урынбасары Светлана Ибраһимованың әйтүенә караганда, узган елның апрелендә талпан кадалып белгечләргә 10 азнакайлы мөрәҗәгать иткән булса, быелның бу чорында аларның саны 16га җиткән, 7се балалар булуы аеруча борчу тудыра. Талпан кадалудан җитди зыян күрүчеләр булмаса да, урман-кырларда бик сак булырга кирәк, дип киңәш...