13 апрель 2016 яңалыклары
-
Мәнәвез кызлары Туйкә егетләре янында
Сез беренче караштан туган мәхәббәткә ышанасызмы? Моны Мәнәвез авылы кызлары белән очрашкан Туйкә егетләреннән сорарга кирәк. Аларны шушы көннәрдә бу ике авылның мәдәният хезмәткәрләре Рәйсә Мотыйгуллина белән Гөлназ Исламова очраштырды. Бертөрле генә булып аккан авыл тормышын җанландырып җибәрде бу яңа шоу-проект. Рәйсә белән Гөлназ аны иҗат иткәндә егетләр-кызларны бер-берләре белән...
-
Азнакайның яшьләр үзәге язгы шәфкатьлелек акциясе үткәрде
Районыбыз яшьләре игелек чараларында бик теләп катнаша, алай гына түгел, мондый гамәлләрне үзләре дә оештырып тора. Күптән түгел генә Яшьләр үзәге язгы шәфкатьлелек акциясе үткәрде. Анда аз керемле, мохтаҗлык кичерүче гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр өчен бик арзан бәядән өр-яңа кием-салым алырга мөмкин иде. Әлбәттә, балалар үсеп, бик яхшы хәлдә сакланган киемнәр бушлай...
-
Азнакайда “Компьютерга бәйсезләр” брейн-рингы узды
Хәзерге заман балаларын компьютердан башка күз алдына да китерә алмыйсың. Ә бит аның алдында көннәр буе утыруның зыяны да күп. Яшьләр үзәге оештырган "Компьютерга бәйсезләр" брейн-рингы яшүсмерләрне уйланырга мәҗбүр иткәндер. Командалап алып барылган уеннар, бәйгеләр аларга дөньяны бөтенләй икенче яктан ачты, үзләренә яңа дуслар таптылар. Шәһәребезнең 9нчы, 2нче, 6нчы мәктәпләре...
-
Азнакайлылар, «Туган ягым, Азнакай!» дигән конкурста катнашырга ашыгыгыз
Быел Азнакай районы оешуга 85 ел тула. Әлеге уңайдан «Бердәм Россия» партиясенең Азнакай җирле бүлеге «Маяк» газетасы белән берлектә районыбыз турында иң яхшы шигырьгә «Туган ягым, Азнакай!» дигән конкурс үткәрә. Шигырьләрегезне 30 апрельгә кадәр «Маяк» газетасы редакциясенә «Конкурска» дигән билге белән azmayak@mail.ru электрон адресына юллый аласыз. Хатка исем-фамилиягезне һәм элемтә...
-
Азнакай игенчеләре чәчүгә старт алды
Азнакайлылар быел да республикада беренчеләрдән булып чәчүгә төштеләр. Чәршәмбе, 13 апрель көнне иртә белән "Азнакай" АФ" җәмгыятенең Сәпәй авылы басуларында игенкәйләрнең тәгәрәп уңуын теләп, җир куенына беренче орлыкларны салдылар. Язгы чәчү эшләрен борынгы бабаларыбызның йола-гадәтләренә тугры калып, изге теләкләр теләп, дога сүзләре белән башлап җибәрү районыбызда матур традициягә керде, үзенчәлекле...
-
Азнакайның яшьләр үзәге өмәләргә беренчеләрдән булып кереште
Язга чыгу белән без чистарыну, кыш буена җыелган чүп-чардан арыну эшләренә керешәбез. Яшьләр үзәге һәр елдагыча, өмәләргә беренчеләрдән булып кереште. Узган атнаның кояшлы матур җомга иртәсендә егет-кызларыбыз кулларына көрәк, тырмалар тотып урамнарга чыкты. Яшьлек дәрте ташып торган күтәренке кәефне урамда үтүчеләргә дә өстәп, җилкенеп эшләде алар.
-
Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышлап...
Быел Бөек Җиңүнең 71 еллыгын билгеләп үтәбез. Сафлары елдан-ел сирәгәя барган Җиңү солдатлары - сугыш ветераннарына кадер-хөрмәтебез зурдан булсын иде. Әлеге олуг бәйрәмгә әзерлек кысаларында район ветераннар советы күптөрле чаралар үткәрүне планлаштыра. Бүген, мәсәлән, ветераннарыбыз бассейнда Җиңү көненә багышлап үткәрелүче йөзү буенча ярышларда көч сынаша.
-
Теләк булса, беләк карышмый
Авылда туып үскән малайлар гына киләчәктә фермер була, дип уйласагыз нык ялгышасыз. Әнә Айдар авыл малайлары кебек тавык-чебеш, мал-туар арасында булышып үсмәгән. Шәһәр малае ул, кош-корт, җәнлекләрнең әллә нинди токымнары белән телевизор экраннары аша танышып үсә. Эшмәкәрлек эшен дә шәһәр фатирыннан башлап җибәрә. 200ләп баш чебешне кайтарып куйгач, идәндә аяк...
-
Янгын сагында торучы ялкынлы кыз
Безнең "дәү әни"ебез Унсигез яшендә үк янгын частенә эшкә килеп, шушы игелекле хезмәткә 25 ел гомерен багышлаган Татьяна Сушкованы без яратып һәм үз итеп "Безнең дәү әни" дип атыйбыз. Юк, төс-кыяфәте белән дә, яше белән дә аңа бер дә "дәү әни" диярлек түгел. Күзлек астыннан сирпелүче нурлы күзләре, әбиләребезгә хас...
-
Маяк гәҗитенә икенче яртыеллыкка язылып калыгыз!
Хөрмәтле азнакайлылар! Почта элемтәсе бүлекләрендә, альтернатив пунктларда, редакциянең үзендә 2016 елның икенче яртыеллыгына "Маяк"ка язылырга була. Басмабызга агымдагы почта бүлекләрендә - 642, альтернатив пунктларда - 420, редакциянең үзенә килеп 312 сумга язылырга мөмкин. АЛЬТЕРНАТИВ ЯЗЫЛУ ҮЗӘКЛӘРЕ "Фәйрүзә" (Мәнәвез авылы), "Весна" (Мәнәвез бистәсенең яңа өлеше), "Бабай" (иске Азнакай), "Хәят" (күпләп сату...
-
Азнакайлылар республикада беренчеләрдән булып чәчүгә керештеләр
Азнакайлылар быел да республикада беренчеләрдән булып чәчүгә керештеләр. "Азнакай" агрофирмасының Сәпәй һәм "Чатыр тау" хуҗалыгы басуларына чәчү техникасы инде чыкты. Бер-ике сәгатьтә күпереп җитешкән җир куенына беренче орлыклар салыначак. Хәерле сәгатьтә!
-
Азнакайга республиканың баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев килә
Азнакай мөселманнары Татарстан Диния нәзарәте вәкилләре белән очрашуны көтеп ала: әлеге чара барышында алар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә, динебезгә кагылышлы яңалыклар белән таныша. 14 апрельдә 10.00 сәгатьтә шәһәребезнең Балалар иҗаты үзәгендә Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның вәгазь кичәсе узачак.
-
Азнакай командасы “Мин – мастер!” республика бәйгесендә мастер-класс күрсәтте
Казанда "Яшь һөнәрманнар" төбәк чемпионаты кысаларында балаларга өстәмә белем бирү өчен технология кабинетлары мөмкинлекләрен куллану буенча "Мин - мастер" дигән республика конкурсы үтте. Анда районыбыз данын Балалар иҗат үзәге җитәкче-педагоглары Ангелина Исаева, Ильяс Зәйнуллин, Азнакай 2 нче урта мәктәбенең технология укытучылары Динара Гомәрова, Риф Хаҗиев якладылар. Алар барлык өч сынауны...