Азнакай игенчеләре чәчүгә старт алды
Азнакайлылар быел да республикада беренчеләрдән булып чәчүгә төштеләр. Чәршәмбе, 13 апрель көнне иртә белән "Азнакай" АФ" җәмгыятенең Сәпәй авылы басуларында игенкәйләрнең тәгәрәп уңуын теләп, җир куенына беренче орлыкларны салдылар. Язгы чәчү эшләрен борынгы бабаларыбызның йола-гадәтләренә тугры калып, изге теләкләр теләп, дога сүзләре белән башлап җибәрү районыбызда матур традициягә керде, үзенчәлекле...
Азнакайлылар быел да республикада беренчеләрдән булып чәчүгә төштеләр. Чәршәмбе, 13 апрель көнне иртә белән "Азнакай" АФ" җәмгыятенең Сәпәй авылы басуларында игенкәйләрнең тәгәрәп уңуын теләп, җир куенына беренче орлыкларны салдылар. Язгы чәчү эшләрен борынгы бабаларыбызның йола-гадәтләренә тугры калып, изге теләкләр теләп, дога сүзләре белән башлап җибәрү районыбызда матур традициягә керде, үзенчәлекле бәйрәм төсмере алды. Быел да Сәпәй авылы басуына районыбыз, хуҗалыклар, ешма-предприятие җитәкчеләре, аксакал игенчеләр, авыл башлыклары бердәм булып җыелдылар. Әнис хәзрәт дога кылганнан соң, республика җитәкчеләре, муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, аксакаллар игенкәйләребезнең күкрәп уңуын, игенчеләребезнең армый-талмый эшләвен һәм башка изге теләкләрен җиткерделәр.
- Игеннәрнең тиз арада шытып чыгуы һәм ныгып калуы өчен туфракта алтын бәясенә торган дым катламын югалтмыйча минутын да әрәм итмичә эшкә керешергә кирәк. Чәчүлек орлыкларыбыз җитәрлек һәм яхшы, 17 мең гектарда уҗымнар әйбәт кышлап чыкты, игенчеләребезнең кәефе әйбәт, тырышып, булсын дип эшлиләр. Һәр хуҗалыкта да эш кайный, тукландыру һәм тырмалау эшләре тәмамланып килә, чәчүдә катнашачак техника алгы сызыкка куелган. Бүгеннән Азнакай игенчеләре язгы чәчүгә кузгалачак, - ди авыл хуҗалагы идарәсе начальнигы Миргасим Усманов шундый изге гамәлгә керешер алдыннан була торган дулкынлануын яшерә алмыйча.
Әбәттән соң "Чатыр тау" хуҗалыгы басулары тракторлар гөрелтесенә күмелде, Уразай игенчеләр старт алды. Шушы көннәрдә үк барлык агропредприятиеләр дә язгы чәчүгә кузгалачак. Быел 58 мең гектарда бөртеклеләр, 20 мең гектарда терлек азыгы культуралары чәчеләчәк. Агымдагы елда югары табышлы майлы культуралар чүчүгә аеруча игътибар биреләчәк, шул исәптән кукуруз - 4,2 мең, майлы культуралар ( рапс, көнбагыш, соя, рыжик) - 10,4 мең гектарда чәчеләчәк. Чәчүгә 13 мең тонна орлык кирәк булса, азнакайлылар аны артыгы белән 15 мең итеп салып куйганнар. Бер гектар чәчүлек җиренә 32 килограмм тәэсир итү көчендә булган ашлама кертелгән. Хуҗалыкларны ашлама белән тәэмин итү буенча районда әле дә ныклы эш бара, өстәмә мөмкинлекләр барлана. Һәр елдагыча быел да яфрактан тукландыру кебек нәтиҗәле алымга зур игътибар биреләчәк.
Нәсимә ФАЗЛЫЕВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев