9 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Татарстан нанотехнологияләр нигезендә инновацион дарулар җитештерә башларга мөмкин
«Нанолек» яңа вакциналар, ВИЧ-инфекцияле һәм яман шеш белән авыручыларны дәвалау чаралары җитештерүдә хезмәттәшлекә өнди. (Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ», Әнвәр Маликов). Киров өлкәсендә биомедицина комплексы төзегән Мәскәү «Нанолек» биофармацевтика компаниясе «Татхимфармпрепараты» ААҖ белән бергә импорт урынына инновацион препаратлар җитештерү буенча кооперацияне җайга салырга исәп тота. Бу хакта бүген «Татнефтехиминвест-холдинг» директорлар советы...
-
“Мастерилка” Азнакайның Актүбә бистәсендә “Матурлык салоны” оештырган
Конкурстан балалар матурланып кайтып киттеләр Азнакайның Актүбә бистәсе "Развитие" Балалар иҗат үзәгенең "Мастерилка" берләшмәсе җитәкчесе Гөлназ Шәрипова "Матурлык салоны" дигән бәйге-уен үткәрде. Балалар төрле ярышларда осталыкларын, булганлыкларын, зирәклекләрен сынадылар. Соңыннан йомгак ясалды. Әлеге чарадан барысы да күтәренке кәеф белән, матурланып кайтып киттеләр. Эльвира Кәримова
-
Азнакай терлекчеләре сөт җитештерүне арттыру мәсьәләсе буенча киңәшләште
Малларны кышкы асрауга күчерү чорында район, хуҗалыклар җитәкчелеге, әлеге тармак өчен җаваплы белгечләр катнашында терлекчелек буенча семинарлар оештыру районыбызда матур традициягә керде. Анда сыйфатлы продукция җитештереп, терлекчелек тармагын табышлы итү, малларның баш санын арттыру, көтүне яңарту, хезмәткәрләрнең эш алымнарын җиңеләйтү, яңа технологияләр куллану һәм башка мөһим мәсьәләләр турында эшлекле сөйләшүләр...
-
Азнакайда Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне уңаеннан бәйрәм концерты узачак
Хөрмәтле эчке эшләр органнары ветераннары! РФ Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлеге сезне 11 ноябрь көнне 15.00 сәгатьтә Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне уңаеннан район-шәһәр Мәдәният йортында уздырылачак тантанага чакыра. Бүлек җитәкчелеге Реклама
-
Азнакай 9 нчы урта мәктәбенең укучылары социаль проект кысаларында волонтерлар отряды төзегән
Без спортчылар, космонавтлар, актерлар тормышыннан яхшы хәбәрдәр. Ә менә якын-тирәбездәге кешеләр турында нәрсә беләбез соң? Барыбыз да әбиләребезне, бабаларыбызны яратабыз. Ләкин бит туганнарыбыз гына ярдәмгә мохтаҗ түгел. Ялгыз гомер кичерүче башка өлкәннәр турында да онытырга ярамый. Азнакай 9 нчы урта мәктәбенең 6 А сыйныфы укучылары "Шәфкатьлелек балачактан башлана. Мәктәптә тимурчылык...
-
Азнакай муниципаль хезмәткәрләре спортта да сынатмый
3-5 ноябрьдә Түбән Камада муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасы кысаларында волейбол ярышлары үтте. Анда Казан, Түбән Кама, Әлмәт, Зәй, Лениногорск, Буа, Азнакай, Бөгелмә, Яшел Үзән, Баулы, Алабуга, Чистай, Нурлат, Яр Чаллыдан барлыгы 140 муниципаль хезмәткәр катнашты. Азнакайлылар Казан һәм Түбән Кама командаларыннан гына калышып, өченче урынга лаек булды. Киләсе ярышлар 10-11 ноябрь...
-
Азнакай авыллары референдумга әзерләнә: республика бюджеты хисабына салым акчасы 4 тапкыр арттырылачак
Азнакай районы Советында авыл биләмәләрендә үзара салым җыю буенча референдумнар үткәрүгә багышланган "Түгәрәк өстәл" артында сөйләшү узды. Аны район Советының аппарат җитәкчесе Айдар Хәлиуллин алып барды. Әгерҗе, Сәпәй, Чубар Абдул авыл биләмәләре башлыклары Назиф Хәсәнов, Фәния Галиева, Нияз Фәтхетдинов референдум үткәрү, үзара салым җыю буенча фикерләре белән уртаклаштылар, журналистларның сорауларына...
-
Азнакай районы Актүбә бистәсеннән башкаларга да тәҗрибә алырлык
Районның иҗтимагый берләшмәләре һәм урыннардагы социаль учреждениеләр, җәмәгатьчелек активистлары белән оештырылган "Түгәрәк өстәл" сөйләшүләре дәвам итә. Аның чираттагысы Благодатное авылындагы күпфункцияле үзәктә Актүбә бистәсе, Бирючевка, Микулино, Чемодур авыллары биләмәләре активы белән барды. Сөйләшүне район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин алып барды. Биләмә башлыклары чыгышларында халык белән эшчәнлек чагылдырылды. Актүбә бистәсендә...
-
"Фанфуриклар" чыңлаганда: Азнакай базары серләрен ачып салды
Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы Азнакай кебек үз карамагындагы районнардагы сәүдә нокталарына тикшерүләрне әледән-әле үткәреп тора. Шундый тикшерүләрнең берсе күптән түгел шәһәр базарларына үтте. Сәүдә павильоннарының берсендә спиртлы лосьон һәм медицина препараты сатылу факты ачыклана. 12 савыт лосьон һәм 11 савыт антисептик кушылмасы сатудан алына. Әлеге павильонда эшмәкәр ит...
-
Азнакайда гер спорты буенча турнир узачак
Шәһәрдә спорт тормышының әзгә генә дә тынып торганы юк. Көрәш, хоккей, футбол, волейбол ярышлары дисеңме?! Агымдагы атнада "Чатыр-Тау Арена" спорткомплексы спорт сөючеләрне кабат үзенә җыя. 11 ноябрьдә биредә легендар шәхес, 1979-1989 елларда КПССның Азнакай район комитеты I секретаре булган Октябрь Мөхетдинов истәлегенә гер спорты буенча II турнир үткәрелә. Ярышларда 1998-1999,...