Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай терлекчеләре сөт җитештерүне арттыру мәсьәләсе буенча киңәшләште

Малларны кышкы асрауга күчерү чорында район, хуҗалыклар җитәкчелеге, әлеге тармак өчен җаваплы белгечләр катнашында терлекчелек буенча семинарлар оештыру районыбызда матур традициягә керде. Анда сыйфатлы продукция җитештереп, терлекчелек тармагын табышлы итү, малларның баш санын арттыру, көтүне яңарту, хезмәткәрләрнең эш алымнарын җиңеләйтү, яңа технологияләр куллану һәм башка мөһим мәсьәләләр турында эшлекле сөйләшүләр...

Малларны кышкы асрауга күчерү чорында район, хуҗалыклар җитәкчелеге, әлеге тармак өчен җаваплы белгечләр катнашында терлекчелек буенча семинарлар оештыру районыбызда матур традициягә керде.

Анда сыйфатлы продукция җитештереп, терлекчелек тармагын табышлы итү, малларның баш санын арттыру, көтүне яңарту, хезмәткәрләрнең эш алымнарын җиңеләйтү, яңа технологияләр куллану һәм башка мөһим мәсьәләләр турында эшлекле сөйләшүләр бара. Шундый эшлекле семинар узган атнада "Социалистик Хезмәт Герое Ф. Кәримов ис." ҖЧҖ дә булды.

Монда тәҗрибә уртаклашырга җирлек бар. Терлекчелек биналары чиста, акшарланган, җитәрлек күләмдә терлек азыгы әзерләнгән, фермалар заманча җиһазландырылган. Малкайларга булган җылы караш һәркайда чагылыш таба, терлек азыгы рационы бай. Акбур, тоз, күмер кебек минераль кушылмалар һәрчак малларның алдында тора.

Районыбыз терлекчеләренең ит-сөт җитештерү, терлекләрнең баш санын арттыру буенча күрсәткечләре яхшы. Яхшы сыйфатлы продукция җитештерү өчен бар шартлар да бар. Җитәрлек күләмдә терлек азыгы әзерләнгән, фермалар заманча технология белән җиһазландырылган. Әмма соңгы көннәрдә кайбер хуҗалыкларда сөт җитештерү шактый кимегән. Сәбәбе нидә? Булган кимчелекләрне ничек хәл итәргә? Сөйләшү әнә шул хакта барды. Семинар эшендә муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин да катнашты.

Авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Миргасим Усманов күчеш чорында малларга аеруча игътибарлы булырга, тулы рационда кышкы ашатуга күчәргә кирәклеген әйтте, терлекчелек мәсьәләләрендә эшлекле киңәшләрен бирде. "Сөт һәм ит була икән, акча да була, хуҗалык яши", - диде ул.

Әмма хуҗалыктагы уңышлар һәм уңышсызлыклар иң беренче чиратта дилбегә башында нинди җитәкче торуга, белгечләрнең үз урынында булуына һәм аларның бергәләп, бердәм булып эшләвенә дә бәйле. Ә инде хуҗалыкта хуҗасызлык хөкем сөрсә, кадрлар һәм малларга игътибар җитмәсә, җитәкчеләр фермага онытканда бер генә кереп чыкса, монда инде нинди дә булса уңышка өмет итәсе дә юк.

- Сезнең эшегез иртә таңнан фермалардан, кешеләр белән сөйләшүдән башланырга тиеш. Бергәләп сөйләшеп, проблемаларны бергә хәл итегез, кешеләр күңеленә юл таба белегез! - диде Марсель Шәйдуллин семинарда җитәкчеләр һәм белгечләргә мөрәҗәгать итеп.

Киңәшмәдә кимчелекләрне бетерү, тәҗрибә уртаклашуга нигезләнгән мондый семинарларны атна саен уздыру бурычын куйдылар.

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай терлекчеләре сөт җитештерүне арттыру мәсьәләсе буенча киңәшләште