Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

"Фанфуриклар" чыңлаганда: Азнакай базары серләрен ачып салды

Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы Азнакай кебек үз карамагындагы районнардагы сәүдә нокталарына тикшерүләрне әледән-әле үткәреп тора. Шундый тикшерүләрнең берсе күптән түгел шәһәр базарларына үтте. Сәүдә павильоннарының берсендә спиртлы лосьон һәм медицина препараты сатылу факты ачыклана. 12 савыт лосьон һәм 11 савыт антисептик кушылмасы сатудан алына. Әлеге павильонда эшмәкәр ит...

Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы Азнакай кебек үз карамагындагы районнардагы сәүдә нокталарына тикшерүләрне әледән-әле үткәреп тора. Шундый тикшерүләрнең берсе күптән түгел шәһәр базарларына үтте. Сәүдә павильоннарының берсендә спиртлы лосьон һәм медицина препараты сатылу факты ачыклана. 12 савыт лосьон һәм 11 савыт антисептик кушылмасы сатудан алына.

Әлеге павильонда эшмәкәр ит тутырмалары һәм сөт ризыклары сата. Ассортиментта спиртлы продукция булуына тап булган Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре әлеге факт буенча административ эш кузгата. Тикшерү барышында экспертлар халык телендә "фанфуриклар" дип йөртелгән бу препаратларның косметик чаралар булмавын, ә бернинди ГОСТ таләпләренә туры килмәгән су белән кушылган этил спирты икәнлеген ачыклый.

Эшмәкәр бу препаратларның тән тиресе һәм җәрәхәтләрне эшкәртү өчен кулланылуы турында ничек кенә аңлатырга тырышмасын, аларны сәрхүшләрнең нәкъ менә аракы урынына куллануын бөтен кеше белеп тора. Аларның организмга салган зыяны турында инде сөйләп тә торасы юк. Табыш артыннан куып, кайбер эшмәкәрләр әнә шулай кеше гомеренең бәһасе, мөһимлеге хакында уйлап та карамыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Фанфуриклар" чыңлаганда: Азнакай базары серләрен ачып салды