8 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Россиядә сентябрь аенда энергия чыганакларына сакчыллык буенча “Бергә яктырак” (“Вместе Ярче”) фестивале бара
Көнчыгыш икътисади форумының мәдәни программалары кысаларында, фестиваль 2 сентябрьдә Владивосток шәһәрендә старт алды. Бу чарада илнең 60 төбәге, шул исәптән Татарстан да катнаша. - Безнең республика энергия чыганакларына сакчыллык мәсьәләсендә Идел буе федераль округындагы төбәкләр арасында үрнәк булып тора, - диде республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алексей Сергеев кичә...
-
Татарстан АЗСларында барлык төр ягулыкка бәяләр төшә
Һәр төр ягулыкның бер литры кимендә 60 тиенгә арзанракка сатыла башлаячак. (Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ», Оксана Романова). 7 сентябрьдән Татарстанның автомобильләрне ягулык белән тәэмин итү станцияләре хуҗаларына мотор ягулыгының барлык төренә ваклап сату бәяләрен 60 тиенгә төшерергә тәкъдим ителгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Ягулык энергетика ресурсларын рациональ файдалану һәм аларның...
-
Балаларга ничә яшьтән гөмбә ашарга ярый?
Табиблар аңлатуынча, гөмбә хитин һәм целлюлозадан тора. Белгәнебезчә, целлюлоза - кәгазь, ә хитин - таштай калын матдә, гөмбәнең калган составы - су. Шуңа да гөмбәне эшкәртү өчен ашказанына шактый «тырышырга» туры килә, нәтиҗәдә, эчәкләр ялкынсынырга, ашкайнату согы артык күп бүленеп чыгарга мөмкин. Болардан чыгып, гөмбәне организм өчен бик үк файдалы...
-
Азнакайда яшь җырчылар Рәдиф Кашапов һәм Әскәр Юнысов бушлай концерт бирә
10 сентябрьдә 19.00 сәгатьтә Рәдиф Кашапов һәм Әскәр Юнысов азнакайлылар өчен Кара елга буенда рок-концерт бирәчәк. Белешмә өчен: Рәдиф Кашапов Балык бистәсе районында туган. 2015 елда Казан, Питер, Хельсинки, Мельбурн, Түбән Новгород студияләренда язылган «Тамгалар» исемле тәүге альбомы чыккан. Хәзер икенче альбомын әзерли. Oscar & c7c5. Вокалист һәм җырлар авторы...
-
Азнакайлылар Корбан бәйрәме якынлаша
Мөселманнарның иң зур бәйрәме - Корбан бәйрәме якынлаша. Ул Ураза бәйрәме тәмамлангач 70 көн узуга, Зөлхиҗҗә аеның унынчы көнендә уздырыла. Ислам диненең мондый бәйрәмнәрендә мөселманнар мәчетләргә барып сәдакалар бирәләр, гает намазлары укыйлар. 12 сентябрьдә Азнакайның Ак мәчетендә Гает намазы 5 сәгать 30 минутта укыла. Бу көнне мәчетләрдә корбан ашлары да...
-
Азнакайлылар, грипптан прививка ясатыгыз
Көннәр суытуга бара. Димәк, сәламәтлегебезгә игътибарлырак булырга тиешбез. Бу чорда салкын тиеп чирләү очраклары ешая, аннары, белгечләр гриппның да ноябрьдә үк баш калкыту ихтималы турында кисәтә. Быел Татарстанга «гонконг», «калифорния» кебек төрләре килергә мөмкин, дигән фаразлар йөри. Районыбызда әлеге сезонлы авыруга каршы профилактик чаралар күрелә башлады инде. Бүгенге көнгә 3024...
-
Азнакайда «Ак торна» акциясе узды
Терроизмга каршы теләктәшлек көне уңаеннан һәм террористик актларда һәлак булучыларны искә алып, Азнакайда «Ак торна» акциясе узды. Мәктәп укучылары Бесланда һәлак булучылар санынча ак кәгазьдән 333 торна ясадылар, урамда узып баручыларга бу трагедия хакында сөйләп, аларга әлеге кәгазь торналарын бүләк иттеләр, ак шарлар һәм торналарны агачларга элделәр.
-
Азнакайлыларга киңәш: сыйфатсыз төзелеш матриалына юлыксаң, нишләргә?
Әлеге сорауга ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең белгеч-эксперты җавап бирә: -Беренчедән, кибеттә төзелеш товарлары сайлаганда сатып алучы еш кына аның үзенә туры килүе-килмәве турында да белми. Кулланучы үлчәме, төсе, моделе, формасы буенча туры килмәгән төзелеш материалын 14 көн эчендә кире кайтара яки алмаштыра ала. Әлбәттә, ул кулланылмаган һәм товар йөзе сакланган...