2 сентябрь 2014 яңалыклары
-
Әгерҗе авылында давыл 6 торак йортның өлешчә түбәсен алып ташлаган
Узган атнаның җомгасында әбәттән соң, каяндыр кап-кара болыт килеп чыгып, коеп яңгыр, боз явып узды. Әлеге гарасат зыянсыз гына узмаган, әлбәттә. Бу юлысы Әгерҗе авылын аеруча үз иткән: 6 торак йортның өлешчә түбәсен алып ташлаган, кайбер хуҗалыкларда ишегалды төзелешләрен җимергән.
-
Марат Әхмәтов Азнакайда кыр эшләре барышы белән танышты
Дүшәмбе көнне ТР Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов эш визиты белән Азнакайда булды. Марат Готыф улы муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин озатуында иген кырларындагы эш барышын карап узды һәм "Чатыр тау" хуҗалыгы басуында авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, ветераннар һәм хуҗалыкларга район үзәгеннән беркетелгән җаваплы җитәкчеләр белән...
-
Азнакайда “Финанс белеме көне” Бөтенроссия акциясе узачак
5-6 сентябрьдә районыбызның барлык мәктәпләрендә "Финанс белеме көне" Бөтенроссия акциясе узачак. Аның максаты -шәхси финанслар белән нәтиҗәле идарә итү күнекмәләрен яшьтән үк тәрбияләү, чөнки базар икътисады шартларында акчаңны саный, тота һәм арттыра белү бик мөһим. Мәгариф идарәсе хәбәр итүенчә, бу көнне Пенсия фонды идарәсе, салым инспекциясе, дәүләт финанс оешмалары вәкилләре...
-
Август аенда Азнакайда барлыгы 71 бала туган
Август аенда районда барлыгы 71 бала туган. Бу - узган елның шушы чорына караганда 7 балага күбрәк. Аларның 36 сы - малай, 35 е - кыз. 34 сабый - гаилдә беренче бала булса, ике гаилә дүртенчеләрен алып кайткан.
-
Азнакайның өч авыл башлыгы Татарстан Президенты кулыннан яңа машина ачкычлары алды
Ел саен муниципаль берәмлекләр арасында социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре буенча республикакүләм бәйге уза. Анда азнакайлылар да актив катнаша. Менә быел да Тымытык, Әгерҗе, Бирючевка авыллары җиңү яулады. Республика көне алдыннан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов авыл башлыкларына тантаналы шартларда "Шевроле Нива" машинасы ачкычларын тапшырды. Котлыйбыз!
-
Украинадан кайткан балалар Азнакай мәктәпләренә урнаштырылды
Районга бүгенге көндә Украинадан 35 гаилә (55 кеше) кайткан. Аларның уку яшендәге балалары мәктәпләргә урнаштырылган. Бүгенге көндә бу гаиләләргә ярдәм йөзеннән кием-салым җыю оештырылган. Фото www.ntv.ru/novosti
-
Рөстәм Миңнеханов: “Азнакай – бүген иң алга киткән районнарның берсе"
- Азнакай муниципаль районы - бүген иң алга киткән, "аягында" нык басып торучы районнарның берсе. Сезнең төбәкнең үсеш динамикасы ачык күренә. Юллар салына, социаль объектлар сафка баса, - дигән сүзләр белән башлады Татарстан башлыгы үзенең чыгышын һәм әлеге уңышларда район башлыгы Марсель Шәйдуллин, аның командасы, гомумән, барлык Азнакай халкының эшчәнлеген...