Рөстәм Миңнеханов: “Азнакай – бүген иң алга киткән районнарның берсе"
- Азнакай муниципаль районы - бүген иң алга киткән, "аягында" нык басып торучы районнарның берсе. Сезнең төбәкнең үсеш динамикасы ачык күренә. Юллар салына, социаль объектлар сафка баса, - дигән сүзләр белән башлады Татарстан башлыгы үзенең чыгышын һәм әлеге уңышларда район башлыгы Марсель Шәйдуллин, аның командасы, гомумән, барлык Азнакай халкының эшчәнлеген...
- Азнакай муниципаль районы - бүген иң алга киткән, "аягында" нык басып торучы районнарның берсе. Сезнең төбәкнең үсеш динамикасы ачык күренә. Юллар салына, социаль объектлар сафка баса, - дигән сүзләр белән башлады Татарстан башлыгы үзенең чыгышын һәм әлеге уңышларда район башлыгы Марсель Шәйдуллин, аның командасы, гомумән, барлык Азнакай халкының эшчәнлеген югары бәяләде.
- Азнакай авыл хуҗалыгы, социаль-мәдәни объектлар үсеше буенча югары нәтиҗәләр күрсәтә, - дип ассызыклады ТР Президенты. Ул шәхси хуҗалыкларны, гаилә фермаларын үстерү зарурлыгы, ярдәм чараларына да тукталды.
Сүз уңаеннан, Азнакайда бүген 25 гаилә фермасы исәпләнә, ел азагына исә аларның санын 30га җиткерү күз уңында тотыла.
Соңыннан ул республиканың социаль-икътисади үсеш күрсәткечләренә тукталып үтте һәм тагын бер кат Татарстанның илкүләм лаеклы урын алып торуын билгеләде, республикада бүген 30лап максатчан программа гамәлдә булуын һәм ел саен аларга 53 миллиард сум акча тотылуын искәртте. Узган ел Татарстанда тулай төбәк продукты күләменең 1,5 трлн сумлык булганын ассызыклап, республиканың тагын да зуррак потенциалга ия булуын әйтеп узды.
- Икътисади үсеш хакында әйткәндә Татарстанда аның нигезен, әлбәттә, нефть табу һәм нефть эшкәртү, авыл хуҗалыгы тармаклары икәнлеген билгеләп үтми мөмкин түгел, - диде республика башлыгы. Ул "Татнефть" җәмгыятенең Татарстанда тоткан ролен ассызыклап, һәр тармакның аның ярдәмен тоеп яшәвен билгеләп үтте.
Республика башлыгы Россиягә каршы санкцияләр мәсьәләләренә дә кагылып үтте.
- Көнбатыш илләренең Росиягә карата санкцияләре безгә файдага гына булачак. Нәтиҗәдә, без үзебезнең фән өлкәсен һәм җитештерү тармакларын үстерүгә игътибарны арттырачакбыз. Бүген без биредә яңа мәктәп ачтык, көнбатыш илләренекеннән ул бер дә ким түгел. Азнакай нәрсәсе белән көнбатыш шәһәрләре дәрәҗәсеннән ким? Бер дә ким түгел! Сездә дә юллар салына, скверлар, парклар төзелә. Булганның кадерен белеп яшисе генә кала, - дип фикерләре белән ураклашты Рөстәм Миңнеханов.
Соңыннан Рөстәм Миңнеханов азнакайлыларны алда тагын да җаваплы чор - ТР Дәүләт Советына сайлаулар көтүен билгеләп үтте һәм:
- Сайлаулар алдыннан киләчәктә зур эшләр башкарырга вәгъдә итүчеләр күп булыр, әмма без бүген инде гамәлгә ашырылган эшләр турында сөйли алабыз. Халык мәнфәгатен күздә тотып тормашка ашырылучы федераль һәм җирле программалар - соңгы еллардагы икътисади уңышларыбыз күрсәткече. Безнең киләчәк - үзебезнең кулда. Үзебезнең эшне үзебез башкармасак, безнең өчен берәү дә читтән килеп эшләмәячәк. Тынычлык булсын, ул булса - барысы да уң булыр, - диде.
Район башлыгы Марсель Шәйдуллин үзенең чыгышын һәр башлангычта ярдәм кулын сузган өчен ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәт сүзләрен белдереп башлады.
- Бүген без шәһәр һәм районыбызның күзгә күренеп үсүен, төзекләнүен, көннән-көн матураюын зур горурлык тойгысы белән әйтә алабыз. Башка өлкәләрдә дә сизелерлек уңай үзгәрешләребез бар. Районыбыз икътисады сизелерлек ныгыды. Бу уңышларга уңган якташларыбыз - нефтьчеләр, төзүчеләр, укытучылар, табиблар, авыл хуҗалыгы эшчәннәре, дистәләгән башка һөнәр ияләренең максатчан һәм фидакарь хезмәтләре нәтиҗәсендә ирешелде, - диде ул. - Әгәр дә районның социаль-икътисади үсеше нигездә нефтьчеләр хезмәте һәм аларның ярдәме белән бәйле дибез икән, бу һич тә дөреслектән тайпылыш булмас. Нефтьчеләр ярдәме белән район һәм шәһәрнең йөзе үзгәрә - инфраструктура үсеш ала, юллар төзелә, чишмәләр төзекләндерелә, торак йортлар салына һәм ремонтлана, яңадан-яңа ял парклары, балалар мәйданчыклары барлыкка килә. Бүгенге көндә Азнакай югары инфраструктура үсешенә ия заманча шәһәргә әйләнде. Ныклы ярдәм күрсәткән өчен "Татнефть" ААҖ генераль директоры Наил Мәгановка да рәхмәтебез чиксез.
Район башлыгы җирлектә республикабызның барлык мөһим программалары да актив рәвештә тормышка ашырылуын, югары темпта торак йортлар, мәктәпләр, балалар бакчалары, сәүдә-күңел ачу комплекслары, мәдәният һәм сәламәтлек саклау учреждениеләре, юллар төзелә, барлык авылларны су белән тәэмин итү эше башкарылуын ассызыклады.
- Ел саен республика программасы кысаларында җирлегебездә мәктәпләр, балалар бакчаларында капиталь ремонт эшләре башкарыла. Биредә иң беренче чиратта, әлбәттә, "Татнефть" акционерлык җәмгыяте күрсәткән ярдәмне билгеләп үтәргә кирәк. Агымдагы елда гына да җәмгыять балалар бакчаларына ремонт ясауда 25 миллионлык ярдәм күрсәтте. Бүген без фельдшер-акушерлык пунктларын төзү программасын тормышка ашырган "Азнакай "Нефтемаш заводы" белән горурланабыз, - диде Марсель Шәйдуллин.
Район башлыгы ТР Президентыннан "Нефтемаш заводы" базасында модульле балалар бакчалары төзү проектын карауны да сорады.
Авыл хуҗалыгы - Азнакай районы икътисадында өcтенлекле юнәлешләрнең берсе. Соңгы елларда авыл хезмәтчәннәренең фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә Азнакай республикада алдынгылар рәтендә бара. Районга икмәк даны кайтты. Быел да районыбыз хуҗалыклары сынатмыйлар, югары үрләр яулыйлар. Марсель Шәйдуллин Азнакай муниципаль районының тулаем җыем буенча республикада югары урыннарның берсендә торуын, мөгезле эре терлекләрнең саны, ит-сөт җитештерү күләменең дә елдан-ел артуын искәртте һәм Актүбә бистәсендә төзелеп килүче 3900 башка исәпләнгән мега-ферма белән таныштырып үтте.
Җирлегебездә шәхси хуҗалыкларны стимуллаштыруда да күп эшләр башкарыла. Мәсәлән, бүгенге көнгә 4 һәм аннан күбрәк савым сыерлары булганнарга барлыгы 400 савым аппараты тапшырылган. Узган ел белән чагыштырганда шәхси хуҗалыклардагы мал да мең башка арткан.
- Узган елларда ирешкән нәтиҗәләребез безгә муниципаль районның үсеш юнәлеше дөрес сайланган дигән нәтиҗә ясауга ныклы нигез булып тора. Без күп тапкырлар эшли, иң кискен проблемаларны да уңай чишә алуыбызны күрсәтә алдык. Алга таба да халык мәнфәгатен күз уңында тотып эшләвебезне дәвам итәчәкбез, - диде район башлыгы үзенең чыгышын тәмамлап.
Соңыннан Рөстәм Миңнеханов Азнакай халкын кызыксындырган сорауларга да җавап бирде.
Таңсылу САНИЕВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев