Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Марат Әхмәтов Азнакайда кыр эшләре барышы белән танышты

Дүшәмбе көнне ТР Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов эш визиты белән Азнакайда булды. Марат Готыф улы муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин озатуында иген кырларындагы эш барышын карап узды һәм "Чатыр тау" хуҗалыгы басуында авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, ветераннар һәм хуҗалыкларга район үзәгеннән беркетелгән җаваплы җитәкчеләр белән...

Дүшәмбе көнне ТР Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов эш визиты белән Азнакайда булды.

Марат Готыф улы муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин озатуында иген кырларындагы эш барышын карап узды һәм "Чатыр тау" хуҗалыгы басуында авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, ветераннар һәм хуҗалыкларга район үзәгеннән беркетелгән җаваплы җитәкчеләр белән очрашты.

Бүгенге көндә Азнакай игенчеләре басуларның 75 процентында урып-җыю эшләрен башкарып чыктылар. Барлыгы 62 мең гектар мәйданда игеннәр теземнәргә салынып, 108 мең тонна (мәгълүматлар 2 сентябрьгә) ашлык суктырылган. Гектарыннан уртача 25 центнер уңыш чыга. Марат Готыф улы Азнакай районы игенчеләренең республикада иген уңышы һәм тулай җыем буенча республикада алдынгылар рәтендә баруын билгеләп үтте, урып-җыю эшләрен иң беренчеләрдән булып тәмамлаган "Стәрле", "Тукай", "Марс", "Мөстәкыймов ис." хуҗалыклар, "Закирова Л.Ә." КФХ һәм иң югары уңыш алган "Кәримов Ф.Р." КФХ (гектарыннан 35 ц); "Тукай" (33 ц), "Стәрле" (32 ц) һәм башка хуҗалык җитәкчеләренә аерым рәхмәтен белдерде.

Ә азнакайлылар югары уңыш алу өчен булган бар мөмкинлекне дә кулдан ычкындырмыйлар. Мәсәлән, быелгы корылыклы елда үсемлекләрне яфрактан тукландыруның уңай нәтиҗәсе күз алдында.

Очрашу барышында авыл хуҗалыгының башка тармаклары буенча да эшлекле сөйләшү барды. Марат Готыф улы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең сорауларына җаваплар бирде. Ул хуҗалык җитәкчеләренең игътибарын бүген көн кадагында торган басуларны эшкәртү, көзге чәчүгә юнәлтте. Көзге чәчү эшләрен никадәр иртәрәк уздырсаң, иген уңышы да шулкадәр күбрәк булуын, тирәннән сөрүгә игътибарны арттырырга кирәклеген әйтте.

Явып торган яңгырлар урып-җыюны бераз тоткарласа да, көзге чәчү эшләре өчен бик уңай шартлар тудыра. Аларны үзвакытында файдаланып калырга кирәк. Министр азнакайлыларның алдынгы эш тәҗрибәсен хуплап, киләчәктә дә алдынгылар рәтендә калуын, шул позицияне югалтмауларын теләде.

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА, автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Марат Әхмәтов Азнакайда кыр эшләре барышы белән танышты